+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 февраль 2021, 15:45

"Табигать көйсезләнә, үзегезне саклагыз!"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров машина йөртүчеләрне сак булырга һәм ерак юлга бик нык кирәк булмаса чыкмаска чакырды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров машина йөртүчеләрне сак булырга һәм ерак юлга бик нык кирәк булмаса чыкмаска чакырды.
Ул соңгы көннәрдә республикада килеп чыккан катлаулы һава шартларында тизлек режимын саклау турында искә төшерде.
"Көн саен салкын, ә юлларда, бигрәк тә республиканың көньягында, Урал аръягында, буран дулый. Монда хәтта юл билгеләре, камералар, светофорлар белән җиһазландырылган яхшы трассалар да, саклык һәм тизлек режимын сакламаган очракта, куркыныч булырга мөмкин", — дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә.
Республика Башлыгы кичә, Авыргазы районында Уфа - Ырынбур трассасында буран, көчле җил булу сәбәпле, 39 машина бәрелешкәнлеген искәртте. Бу юл-транспорт һәлакәтендә 10 кеше, шул исәптән ике бала зыян күрде. Авариядә катнашучыларның барысына да кирәкле ярдәм күрсәтелде.
"Әбҗәлил һәм Баймак районнарында кайбер юл участоклары ябык кала әле, ситуацияне даими күзәтеп торабыз. Мин инде безнең юл хезмәтләре эшен көчәйтергә куштым. Әмма барыгыздан да сорыйм: үзегезне саклагыз һәм игътибарлы булыгыз", - дип язды Радий Хәбиров.
Фото: социаль челтәрләр
Читайте нас