+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 февраль 2021, 08:50

Әтинең язмышы хөрмәткә лаек

Минем әти Сираҗетдин Гайфетдин улы Гайсин 1924 елның 23 декабрендә Белорет районының Күз-Елга бистәсендә туган.

Минем әти Сираҗетдин Гайфетдин улы Гайсин 1924 елның 23 декабрендә Белорет районының Күз-Елга бистәсендә туган.

1957 елда Манчар авылы янында нефть чыганагы ачыла. Бу вакытта әти Туймазы районының Серафимовка бистәсендә яши һәм төзелеш-монтаж участогы начальнигы булып эшли. Шул чакта әти әнигә өйләнә (балалы килеш), миңа нибары 7 яшь була. Әти сүзләренә караганда, мин кечкенә буйлы булганмын.

Нефть чыганагы ачылганнан соң “Башнефть” берләшмәсе “Чакмагышнефть” нефть промыселы идарәсе начальнигы итеп Фәүзи Хәмәтъяр улы Зәйлаловны билгели. Ул әтине Семилеткага эшкә чакыра. Әтием риза була. Безнең гаиләне тулай торакка урнаштыралар, аерым бүлмә бирәләр. Әтине капиталь төзелеш бүлеге начальнигы итеп билгелиләр.

Арытаба әти белән әни бергә Уфа нефть институтына укырга керәләр һәм, аны уңышлы тәмамлап, диплом алып чыгалар. Нефть чыганагы ачылганнан соң хезмәт тормышы башлана. Кирәкле объектлар һәм торак йортлар төзелә башлый. Башта иркен бүлмәләре булган ике катлы заманча мәктәп, аннары балалар бакчасы, дәваханә, кибетләр, почта бүлеге һәм башка мөһим объектлар төзелә.

Берничә елдан соң нефть промыселы идарәсе Дүртөйле шәһәренә күчә һәм әти хезмәт эшчәнлеген анда дәвам итә. Нефть вышкалары, качалкалар төзелә башлый, эшчеләр нефть чыгара, кышкы буранда һәм эссе җәйдә хезмәт куялар. Әти нефтьчеләр белән беррәттән тырышып эшли, аңа бик авыр була, чөнки сугыштан ул бер аяксыз кайта, 10 килограмм авырлыктагы протез белән йөри.

...Әтине сугышка алганда аңа нибары 19 яшь була. Үз Ватанын яклап, илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшә. Украина җирендә сугыш вакытында әти каты яралана, Харьков шәһәрендәге хәрби госпитальгә эләгә. Яра җитди булып чыга һәм 1943 елның 2 февралендә аягын ампутациялиләр. Сугыштан соң да аягы авыртуы дәвам итә һәм аңа янә 3 тапкыр операция ясыйлар. Операцияне Туймазы районының Серафимовка поселогындагы элекке фронтовик-хирурглар эшли. Әтигә бер аягын 25 сантиметрга югалтырга туры килә. Ул чакта аңа нибары 30 яшь була. Тормыш юлдашы, әниебез Рауза Сәхиулла кызы Гайсина ярдәме белән кыюлык, тынычлык, сабырлык күрсәтеп, әти авыртуны үзенең гомере аша үткәрә.

Әни 1926 елның 9 августында башкорт җирендә дөньяга килә. Әни әтине һәрвакыт үзенең җылысы, хәстәре, игътибары белән уратып алды, әти бик бәхетле булды, әнигә рәхмәтләр укыды.

Күп еллар дәвамында нефть промыселы, соңрак нефть һәм газ чыгару идарәсе алдынгы һәм көчле сәнәгать предприятиесе булып санала. Боларда минем әтинең Сергей Григорьевич Гайсинның (халыкта шулай дип йөртәләр) да өлеше аз түгел. Гомумән, әтиебез зур хөрмәткә лаек булган: хезмәт һәм хәрби орденнар, медальләр белән бүләкләнгән.

Әти бу тормышта бик күп уңышларга иреште һәм үзеннән соң игелекле эшләр турында истәлек калдырды. Ул 1997 елда вафат булды, аңа 73 яшь иде.

Тәнзилә ГАЙСИНА
Читайте нас