Соңгы вакытта 13-14 яшьлек үсмер кызларның өлкән ир-егетләр белән җенси мөнәсәбәткә керүен сөйләү "мода"га кереп китте. Күптән түгел Благовещен шәһәрендә яшәүче 13 яшьлек укучы кыз 29 яшьлек ир-егет белән булуы турында сөйләгән.
Кызның һәм аның өлкән кавалерының интим элемтәсе турында 23 февральдә билгеле булган.
Тикшерү-оператив төркем ачыклавынча, укучы 21 февральдә төнге икедә ир белән "җенси мөнәсәбәткә ирекле рәвештә кергән". Бу тулай торак подъездында булган.
Хәзер инде "уналты яшькә җитмәгән кеше белән җенси мөнәсәбәткә керү" буенча шикләнелүчене тоткарлаганнар һәм тикшерү комитетына китергәннәр. Сорау алганда ул үз гаебен таныган. Җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.
Социаль челтәрләдә бу вакыйганы һаман да "тикшерү" дәвам итә. Тик, комментраийлар арасында ирне гаепләүгә караганда, кызга, аның әти-әнисенә ачу белдерүчеләр күп.
"Үзләре теләп ризалаша хәзер кызлар. Аларның гәүдәсенә карсаң, 25 яшь биреп булыр. Бу егетне дә утыртып куячаклар. Ә кыз, гадәттәгечә, арытаба үз "эше" белән шөгыльләнәчәк. Моны кешегә белгертмәү өчен акча да сорый әле алар", - дип язучылар да бар.
Чыннан да, мондый очракта гаеп тулысынча ир-егеткә ягыла. Бәлки, шушы кызларга да ниндидер җәза табарга вакыт җиткәндер?..