Мошенникларның кеше ышандыру алымнары һәм алардан ничек алданмаска?
Гүзәлия:
— Банк картамны югалттым, анда булган акчаларны иртәгә кадәр синең картага күчереп торыйм әле.
Ралина:
— Давай.
Гүзәлия:
— Синең нинди банк?
Ралина:
— Сбербанк.
Гүзәлия:
— Карта номерыңны яз әле.
Ралина:
— 42.....
Гүзәлия:
— Картаң бушмы, анда акча бармы?
Ралина:
— 64 сум бар.
Гүзәлия:
— Синең башка карталарың яисә вкладларың юкмы?
Ралина:
— Юк шул.
Гүзәлия:
— Эх, минем акча барып җитсен өчен алучының картасында 3 мең тирәсе акча булырга тиеш. Бәлки, якыннарыңның картасы бардыр?
Ралина:
— Иремнеке бар да ул.
Гүзәлия:
— Тиз генә яз, аңа күчереп карыйм, югыйсә, картаны блокировкалыйлар.
Гүзәлия — безнең хезмәттәшебез. Бу көннәрдә телефоны тынмады аның. Бер-бер артлы дуслары, танышлары шалтыратып, хәлен белә. Ә ул, үз чиратында, алардан гафу үтенә, бернинди дә смс язмавын аңлата.
Гүзәлиянең “Бәйләнештә”, ягъни “В Контакте” социаль челтәрендәге шәхси битен җимереп, күз ачып йомган арада 48 кешегә карта номерын сорап, смс-хәбәр җибәргәннәр. Кызның өч ахирәте, хатка ышанып, шунда ук үзләренең карта номерларын яза. Алда китерелгән диалог та мошенникларның нәкъ шул ахирәтләрнең берсе белән язышуы. Ул үзенең карта номерын гына түгел, иренекен дә язып җибәрә. Тик ирнең картасында да бары тик 99 сум гына акча булуын белгән мошенник элемтәне өзә. Ярый әле хезмәттәшебез бу гамәлнең мут кешеләр кулы белән эшләнүен дусларына хәбәр итеп өлгерә. Авыр хәлдә калган дус кызына ярдәм итәргә теләгән бер ахирәте аны-моны уйлап тормый, картасын фотога төшереп җибәрә. Икенчесе исә смс белән җибәрелгән кодны сорагач кына, шикләнеп, Гүзәлиягә шалтыратырга була. Әлбәттә, сабыр холыклы, кешелекле кызның ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен берсе дә игътибарсыз калдырмый. Кайсылары, шикләнеп, шунда ук шалтырата, беркатлылары исә карта номерын язып куя. Мәкерле планны алдан корган мошенниклар шулай тиз генә акча үзләштерергә уйлый. Тик вакытында кешеләргә хәбәр итү, аккаунтны блокировкалау аркасында гына аларның планы барып чыкмый.
Аферистларның төрле юллар белән өлкән яшьтәге кешеләрне алдавы әледән-әле ишетелеп кенә тора. Караклар Пенсия фонды, банклар, кредит оешмалары исеменнән алдап сөйләшеп, аларның акчаларын урлый. Өлкәннәр беркатлы инде, үзләре белән җылы итеп сөйләшүче кеше булса, аңа ышанмый калмый. Ә менә яшьләрнең җиңел генә аферистлар ятьмәсенә эләгүе шактый аптырата. Әлеге очракта да, мошенникларның ялган смс җибәрү, банк карталарының номерларын соравы турында матбугат чараларында, телевидениедә күпме генә язылса-сөйләнелсә дә, кызлар карта номерларын җиңел генә язып җибәрә.
Әлбәттә, шундый смс-хәбәрләр алганда кабаланып эш итәргә ярамый. Иң элек шалтыратып киңәшләшергә кирәк. Бигрәк тә, пароль, смс-кодларны сораганда сак булыгыз, аларны хәтта банк хезмәткәрләренә дә әйтергә ярамый.
Бүген яшьләр арасында очрашу-күрешү генә түгел, хәтта телефон аша сөйләшү дә сирәк күренешкә әйләнеп бара. Күбесенчә алар смслар аша хәбәрләшә. Ә бу мошенниклар өчен аеруча отышлы. Социаль челтәрләрдәге шәхси битләрен “җимереп” кереп, алдау юлы белән акча эшләү ысулларын уйлап чыгарып кына торалар. Соңгы вакытта яшьләрнең бер-берсеннән бурычка акча сорап торуыннан да оста файдалана алдарлар. Күптән түгел генә улымның дусты белән дә шундый ук хәл булды. Аның социаль челтәрдәге аккаунтына кереп, дусларына, танышларына шундый эчтәлекле смс-хатлар җибәргәннәр: “25 гыйнварга кадәр бурычка 5 мең акча биреп тор әле. Ашыгыч кирәк, алгач та кире кайтарам. Менә минем карта номеры...”. Ә бит шунда ук акча җибәрүчеләр да табылган. Шуңа да мошенниклардан алданмас өчен якын дуслар, акча күчерер адыннан, үзләре генә белгән код сүзне сорый икән.
Әнә шулай мошенниклар кулына акча күчереп, аны дустыма бирдем дип аңлаучылар да бар. Соңыннан әҗәткә бирелгән акчаны кире кайтаруын сорап, бер-берсе белән ачуланышып туктаган ахирәтләр дә аз түгел. Шуңа күрә күзгә-күз карап сөйләшергә, аңлашырга гына кирәк. Андый очракта мут кешеләр тозагына эләгү куркынычы да янамас.