Дүртөйле районының Әңгәсәк авылында бер катлы агач йортта янгын чыккан.
Һәлакәт урынына авыл Советының ирекле янгын командасы һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук башка ашыгыч хезмәтләр оператив рәвештә килеп җиткән.
Янгынны сүндерүгә 19 кеше һәм 7 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын нәтиҗәсендә ике кеше: 64 яшьлек ир һәм 60 яшьлек хатын һәлак булган.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Көннәр бик салкын тора. Кайберәүләр төзек булмаган җылыткычларын кабыза. Күп янгыннарга шулар сәбәпче. Сак булыгыз! Электр чыбыкларын һәм җылыткычларны төзек тотыгыз!
Фото: Башинформ