+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 февраль 2021, 06:50

“Милли тормышны әйдәп бару өчен халкың белән бергә булырга кирәк!”

Бүген Уфада зур җыен – Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең отчет-сайлау конференциясе үтә.

Бүген Уфада зур җыен – Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең отчет-сайлау конференциясе үтә.

Бүген республикада гомер кичерүче милләттәшләребез тормышында мөһим чара – Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең отчет-сайлау конференциясе узачак. Анда үткән конференциядән соңгы дүрт елда башкарылган эшкә йомгак ясалачак, алдагы чорга яңа стратегия, өстенлекле бурыч-максатлар билгеләнәчәк, шулай ук автономия Советының яңа составы һәм җитәкче органнары сайланачак.
Зур җыенны Башкортстан татарлары нинди кәефтә һәм нинди эш нәтиҗәләре белән каршы ала? Соңгы еллар милләттәшләребезнең рухи-мәдәни тормышында нинди мөһим вакыйгалар белән билгеләнде? Хәл итәсе көнүзәк мәсьәләләрдән нәрсәләрне телгә алырга мөмкин һәм алар конфренция карарларында ничек чагылыш табачак? Шушы һәм башка сораулар белән без Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшевага мөрәҗәгать иттек.

– Римма Әмировна, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе нинди оешма һәм республикада гомер кичерүче милләт­тәшләребезнең рухи тормышын оештыруда ул нинди урын били? Сөйләшүне шуннан башлыйк әле.
– Илдә милли-мәдәни автоно­мияләр төзү 90нчы елларда икътисади гына түгел, дәүләтчелек нигезләре дә шактый какшаган күпмилләтле Русиянең бөтенлеген саклап калуда һәм арытаба ныгытуда хәлиткеч адым булды дисәм дә һич ялгышмамдыр. Алар илебездә гомер кичерүче төрле милләт халыкларының телен, әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятен һәм гореф-гадәт­ләрен саклау һәм үстерүдә мөһим дәүләт институтына әверелде. Ә милли иминлек, милләтара татулык, аңлавы­бызча, дәүләт хәвефсез­легенең һәм аның тотрыклы үсешенең дә төп нигезе булып тора.
Бу җәһәттән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе 1996 елның 17 июнендә кабул ителгән “Милли-мәдәни автономия турында” 74 санлы Федераль закон кысаларында 2009 елда төзелде. Бүген инде ул Татар­ларның федераль милли-мәдәни автономиясе составында сан ягыннан гына түгел, ә эшчәнлек нәтиҗәләре буенча да иң эре иҗтимагый оеш­маларның берсе булып тора. Аерым алганда, республика оешмасының 49 районда урындагы бүлекчәләре бар. Шулай ук, сайт булдырдык, “Туган тел” телевизион каналында даими рәвештә безнең оешма эшчәнлеге хакында “Балкыш” тапшыруы чыгып килә. Ә иң мөһиме – халык безне гомум республика һәм анда яшәүче милләт­тәш­ләребез мәнфәгатендә кыл­ган мөһим эшләребез буенча белә һәм хөрмәт итә. Бу уңайдан соңгы елларда автономия Башкортстан татар­ларының милли-мәдәни тормышын әйдәп баручы төп оешмага әверелде дисәм дә хакыйкатькә хилафлык китермәмдер. Ә милли тормышны әйдәп бару өчен халкың белән бергә булырга кирәк!
– Чыннан да, соңгы чорда республика татарлары тормышында булган кайсы мөһим вакыйганы, яки проектны алсак та, беренче чиратта, алар сезнең эшчән­леккә барып бәйләнә. Шулар арасыннан иң-иңнәрен барлап үтик әле.
– Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә дә, тел һәм әдәбият буенча да, милли мәгарифне үстерү юнәлешендә дә Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе бик күп мөһим проектларны тормышка ашыра. Бу җәһәттән, бер яклап, республика җитәкче­легенең, шәхсән төбәк Башлыгы Радий Хәбировның даими ярдәмен тойсак, Дәүләт думасының Милләтләр эш­ләре буенча комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов җитәкчелегендәге Та­тарларның федераль милли-мәдәни автономиясе дә һәр башлангычыбызны хуплап, “яшел юл” ачып тора.
2017 елдан башлап үзебез дә максатлы рәвештә һәм күпләп грант проектларында катнаша башладык. Шул рәвешле бүген без тормышка ашырган күпчелек проектлар­ның төп финанс нигезен грантлар тәшкил итә дияргә дә мөмкин. Әйтик, агымдагы елда без Башкортстан Башлыгының респуб­ликаның дәүләт тел­ләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән гранты кысаларында “Башкортстан Республикасында укыту урыс телендә булган гомуми белем бирү оешмаларында туган татар теле дәресләрен методик яктан тәэмин итү” проектын тормышка ашырабыз.
Хәзер инде гомумреспублика милли бәйрәменә әве­релгән “Бәлешфест” милли кухня фестивале 2017 елда Русия Президенты грантын откан булса, быел ул Мил­ләтләр эшләре буенча федераль автономия премиясе белән билгеләнде. Башкортстан халыкларының милли кухнясы традицияләрен өйрә­нү, саклау һәм үстерү һәм шушы нигездә милләтара диалогны ныгыту аның төп максаты булып тора.
Узган елның 26 сентяб­рендә исә “Уйна, гармун!” халык бәйрәмен оештырдык. Бу – Русия Президенты грантына лаек булган безнең оешманың һәм Октябрьский шәһәре Мәдәният йортының уртак проекты. Атамасыннан ук күре­нүенчә, проектның, беренче чиратта, татар халкының төп уен коралларыннан – гармунны саклауга һәм үстерүгә, аны оста итеп уйнаучы халык талантларын ачыклауга һәм танытуга юнәлтелүе аңлашыла торгандыр.
2017-18 елларда исә безнең “Гаилә учагы” һәм “Гаилә кыйммәтләре – изгелек, мәхәббәт һәм акыл сандыгы” проектларын республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы грантлар белән билгеләде. Әлеге проект, беренче чиратта, гаиләләрне ныгытуга һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүгә юнәлтелде. Ә 2019 елда Русиядә Театр елында Кушнаренко халык театрының “Театр яктылыкка, нурга илтә!” мәдәни-мәгърифәтчелек проекты Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” спектакле белән Татарстан Мәдәният министрлыгының грантына лаек булды.
Әйткәндәй, шул ук 2019 елда, Башкортстан оешты­рылуының 100 еллыгында, без Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең 10 еллыгын да, шушы ике мөһим вакыйганы бергә үреп, киң колач белән билгеләдек. Юбилей уңаеннан тантанага Татар­ларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт дума­сының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов җитәкче­легендә 32 төбәктән делегатлар килде. Шул рәвешле Уфада беренче тапкыр Татар­ларның федераль милли-мәдәни автономиясенең һәм Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең берлектәге утырышлары үтте. Кунаклар, республиканың төрле районнарында булып, милләттәш­ләребез белән аралашып, мәктәпләргә, мәктәп­кәчә белем бирү учреж­дениеләренә, укытучыларга бик күп китаплар һәм уку әсбаплары, башка күпсанлы материаллар өләш­те. Аң­лашыла, бу да республика татарларының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгать­ләндерүдә һәм мил­ләтара диалогны ныгытуда гаять мөһим чара булды.
Коронавирус таралуга бәйле вәзгыять былтыр күп кенә башлангычларга киртә куйса да, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да без мөһим проект белән билгеләдек. Әйткәндәй, “Җиңү кайтавазы” дигән бу проект быел да дәвам иттерелә. Аның кысаларында укучылар Бөек Ватан сугышы батырлары булган якташларына өчпочмаклы хатлар яза. Шул рәвешле, әлеге проект, бер яклап, укучыларның Бөек Ватан сугышы буенча белем­нәрен арттыруга юнәл­телсә, икенчедән, алар ватанпәр­вәрлек, илнең үткәне һәм бүгенгесе өчен аларда горурлык хисе тәрбияләү максаты куя. Әлеге проектны без Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Татар­ларның федераль милли-мәдәни автономиясе грантына тәкъдим итәчәкбез.
– Сүз дә юк, автономия тарафыннан башкарылучы мөһим эшләр һәм проектлар турында Сез күп сөйли аласыз. Шулай да, безнең карашка, Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында бөек әдибебез Габдулла Тукайга куелган һәйкәл алар арасында аерым урын алып тора.
– Бу эш бүген генә башланмады. Безгә кадәр дә, безнең тарафтан да Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл урнаштыру башлангычы белән дәүләт һәм башкарма власть органнарына мөрәҗәгать итү булды. Һәм менә әлеге башлангычыбыз, республикада гомер итүче миллионлы татар халкының теләге Башкортстан җитәкчелегенә Радий Хәбиров килгәннән соң һәм, әйтергә кирәк, республика Хөкүмә­тенең, Мәдәният министрлы­гының турыдан-туры ярдәме белән тормышка ашты. 2019 елның апрелендә, әдипнең туган көненә Уфа “Нур” татар театры алдындагы мәйданда Габдулла Тукайга һәйкәлне рәсми ачу тантанасы булды. Әлеге чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәх­сән катнашулары гына да әлеге вакыйганың ике төбәк, ике халык өчен дә мөһим әһәмияткә ия булуы турында сөйли. Гүя ки башкорт төбәген, башкорт мохитен һәрвакыт үз иткән бөек Тукай хәзер ике халыкны, ике республиканы мәңге какшамас рухи бер­дәмлек җепләре белән бәйләде!
– Тукай турында сүз чыккач, автономия әдип иҗатын өйрәнү, тарату һәм популярлаштыру юнәлешендә тормышка ашырган башка проектларга да тукталып китмәсәк, язмабыз тулы булмас кебек...
– Сез, мөгаен, шигырь сөйләүчеләрнең “Тукай моң­нары” республика конкурс-фестивален һәм “Пушкин, Тукай һәм Кәрим” балалар рәсем­нәре республика конкурсын күз уңында тотасыздыр. Әлеге мәгариф проектларының икесен дә без республиканың Мәгариф министрлыгы һәм мәктәпләр белән берлектә оештырабыз. Әлеге иҗади бәйгеләр балаларда туган телгә һәм республикада гомер кичерүче башка халыкларның тел­ләренә һәм мәдәният­ләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәр­бияләү максатында үткә­релә. Бу бер булса, икенчедән, без шушы рәвешле укучыларны әдәби иҗатка җәлеп итү, аларның сәнгатьле уку осталыгын арттыру максаты куябыз. Александр Пушкин, Габдулла Тукай, Мостай Кәрим әсәрләре балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итә.
“Тукай моңнары” конкурс-фестивале ел саен үткәрелә. Әлеге чарада республика мәктәпләренең 5-11нче сыйныф укучылары катнаша. Алар бөек Тукай шигырьләрен Башкортстан халыклары тел­ләрендә – урыс, башкорт, татар, чуваш, мордва, удмурт, мари телләрендә сәнгатьле итеп укый. Шулай ук Тукай шигырьләре казах, әрмән, фин, инглиз, итальян һәм башка чит телләрдә дә яңгырый. Моның белән без Тукайны дөнья күләмендә популярлаштыру һәм бер үк вакытта татар балаларында бөек әдибебез белән горурлык хисен арттыру максатын да куябыз.
“Пушкин, Тукай һәм Кәрим” балалар рәсемнәре республика конкурсы да укучылар тарафыннан бик яратып кабул ителде. Алар, бөек әдипләр әсәрләрен төрле телләрдә укып, шулар буенча рәсемнәр ясый, кул эшләре башкара, соңыннан алардан күргәз­мәләр оештыра. Әлеге проект, бу әдипләрне яшь буын арасында популярлаштырудан тыш, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерергә, аларның сәнгать осталыгын чарларга да булышлык итә.
– Гомумән, республикада татар балаларын туган телдә укыту ничек оештырылган?
– Республикада татар телен укыту 572 гомуми белем бирү оешмасында алып барыла, 38 мәктәптә татар теле тирәнтен өйрәнелә. Шул исәптән биш татар гимназиясе – Бәләбәй шәһәре Татар гимназиясе, Уфада 84нче һәм 65нче Татар гимназияләре, Стәрлетамакның 5нче Татар гимназиясе һәм Октябрьский шәһәренең 11нче Татар гимназиясе эшләп килә. Тагын бер шатлыклы вакыйга: ел башында Нефтекама шәһәрендә “Белем” полилингваль күп­профильле мәктәп-интернат ачылды. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Туган телебез, шулай ук, өстәмә белем бирү системасында өч милли якшәмбе мәктәбендә: Уфа шәһәрендәге 1нче һәм 2нче Татар якшәмбе мәктәп­ләрендә һәм башкаланың “Дебют” балалар иҗаты үзәгендә өйрәнелә. Гомумән, балаларын татар телендә укытырга теләүчеләргә бернинди дә каршылыклар юк. Ә менә күпчелек ата-аналарның балаларын урыс телле сыйныфларга бирергә тырышуы, чыннан да, борчулы сигнал. Бу җәһәттән милләттәш­ләре­безнең үзаңын күтәрү буенча эшлисе дә эшлисе әле.
– Римма Әмировна, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе тормышка ашырган тагын бер зур проект – “Ике Аккош” республика җыр һәм музыка фестивале хакында да тулырак сөйләп үтегез әле.
– Безнең республикада урта һәм өлкән буын кешеләре арасында сәнгатебез йолдызлары Бәхти Гайсинның һәм Фәридә Кудашеваның иҗа­тына гашыйк булмаган, аларны онытылып тыңламаган беркем дә юктыр ул! Ике аккош кебек, алар һәрвакыт тату, бәхетле һәм һәркемне сокландырып, моң диңгезендә йөзделәр. Нәкъ шуңа күрә дә татар-башкорт эстрадасының сәхнә йолдызларына багышланган проектны да без нәкъ “Ике Аккош” дип атадык.
Әйтергә кирәк, әлеге фестиваль төрле яшьтәге башкаручыларда зур кызыксыну тудырды. Монысы, мөгаен, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗади мирасының үлемсез булуыннан да киләдер. Фестивальнең сайлап алу туры сәнгать йол­дызларының туган төяге Авыргазы һәм Чишмә районнарында үтә. Алар репертуарыннан иң күренекле җыр-моңнарны заманча башкаручылар җиткергән зур йомгаклау Гала-концерты исә Уфа сәхнәсен яңгырата! Шул рәвешле, фестиваль, бер яклап, яңа талантларны ачыклауга юнәлтелсә, бөек башкаручыларның иҗади мирасын халык хәтерендә яңарту һәм мәңгеләштерү җәһәтеннән дә мөһим әһәмияткә ия.
Үткән елның 15 декабрендә Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел тулды. Шушы уңайдан 2 июньдә үк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Фәридә Кудашеваның 100 еллыгын бәйрәм итү турында указы дөнья күрде. Кызганычка каршы, эпидемиологик хәл юбилей чараларын вакытында үткәрү мөмкинлеге бирмәде. Яраткан җырчыбызның 100 еллыгын бәйрәм итү датасы шушы елның 15 маена күчерелде. Юбилей чарасы киң колач белән “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтәчәк. Бүген республиканың Мәдәният министрлыгы белән берлектә халык җырчысының юбилей датасын үткәрү буенча колачлы эшчәнлек җәелдерелде.
– Римма Әмировна, әң­гәмә ахырында Сез җитәк­ләгән оешма һәм, гомумән, Башкортстан татарлары үсешендә хәл итәсе мәсьә­ләләргә дә аерым тукталсагыз иде.
– Мәсьәләләр, әлбәттә, бар, әмма дәүләт, республика җитәкчелеге ярдәме белән алар акрынлап хәл ителеп килә. Әле көн кадагында торганнарыннан иң тәүдә Уфа шәһәрендәге 84нче татар гимназиясе өчен өстәмә бина төзү кирәклеген әйтер идем. Бу белем бирү учреждениесе 1987 елның 1 сентябрендә ачылган. Ул 735 укучыга исәпләнгән бул­ган. Әлеге вакытта биредә укыту ике сменада оешты-
рылган, 56 сыйныфта 1567 укучы белем ала. Ягъни гимназияне тулыландыру дә­рәҗәсе 213 процент тәшкил итә. 2020-21 уку елында бары тик беренче сыйныфка гына да алты сыйныфка 202 бала кабул ителгән. Гимназия урнашкан бистәдә туым күрсәткечен анализлау алдагы елларда да биредә беренче сыйныфка килүчеләр санының артачагын күрсәтә. Моңа, әлбәттә, демографик хәл генә түгел, гимназиянең районда һәм шәһәрдә абруе артуы да булышлык итә. Шуңа күрә бүген уку йортының проект куәтен тагын 500 укучы урынга арттыру көн таләбе булып тора. Уку йорты эшчәнлеген тулы куәтенә алып барсын өчен башлангыч сыйныфлар өчен яңа корпус төзергә кирәк.
Тагын бер мәсьәлә: Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең дә үз бинасы юк. 2012-17 елларда без Пушкин урамы, 95 адресы буенча бина арендалаган булсак, хәзер автономия Советы әгъзалары төрлесе төрле урыннан эшчәнлек алып барырга мәҗбүр. Республика җитәкчелеге һәм җаваплы дәүләт власте органнары тарафыннан бу мәсьәлә дә игътибардан читтә калмас һәм якын арада нәтиҗәле чишелешен табар, дип ышанасы килә. Болар һәм башка көнүзәк мәсьәләләр хакында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең бүген үтәчәк отчет-сайлау конферен­циясендә дә, әлбәттә, җитди сөйләшү булачак.
– Әңгәмә өчен рәхмәт! Барлык мөһим башлангыч­ларыгызның тормышка ашуын һәм зур җыен эшенә уңышлар теләп калабыз!
Илдар Фазлетдинов әңгәмәләште.
Читайте нас