"Лукойл»ның Когалымдагы нефть яткылыгында Башкортстан вахтовигы һәлак булган.
Сургут районында «Имилорское Тевлин» яткылыгындагы бораулау корылмасында нефть продуктлары шартлаган. Башкортстан вахтовигы шунда эшләгән булган.
Беренчел мәгълүматларга караганда, бу хәл 24 февральдә 9:30 сәгатьтә булган. Ханты-Манси автономияле округы буенча Тикшерү комитеты тикшерү эшен үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
- Скважина янганда Башкортстанда туып-үскән 46 яшьлек ир һәлак булды. Әлегә нефть бораулау корылмасын юк иткән янгынның сәбәпләре турында сөйләргә иртә, әмма бу хәвефсезлек һәм җиһазларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булырга мөмкин, - дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетыннан.
Биредән алынган мәгълүматларга караганда, подрядчы оешманың ремонт бригадасының өлкән операторы Рамил Аликәев һәлак булган. Ул вахтага бер атна элек килгән булган.
«Когалымнефтегаз» – «ЛУКОЙЛ-Көнбатыш Себер”нең иң эре территориаль-җитештерү предприятиесе. Мондагы яткылык 1981 елда ачылган, анда нефть чыгару 2014 елдан бирле алып барыла, нефть запаслары 193 миллион тонна дип бәяләнә.
Фото: РИА Новости.