+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 февраль 2021, 09:50

Ялган аракы сатучыларны беләсезме?

Былтыр алар турында хәбәр иткән 48 кеше бүләк алган.

Былтыр алар турында хәбәр иткән 48 кеше бүләк алган.

Аларга "Стоп.Суррогат" программасы кысаларында икешәр мең сум акча бирелгән. Бу хакта Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында парламент вице-спикеры Рөстәм Әхмәдинуров хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бутлегерларга каршы көрәш программасы узган елда эшли башлады. "Кайнар линия"гә суррогат алкоголь сату һәм җитештерү турында 1600дән артык хәбәр килгән.

Сәүдә министрлыгы белгечләре 750 рейд уздырган һәм биш мең берәмлек ялган эчемлек алган. Рөстәм Әхмәдинуров билгеләп үткәнчә, "Стоп.Суррогат» үз эшен дәвам итәчәк һәм республика буенча Эчке эшләр министрлыгы белән бәйләнешләрне көчәйтәчәк.

Фото: башинформ
Читайте нас