Башкортстан Русия Федерациясенең Үзәк хәрби округы составына керүче 29 субъект арасында гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча иң яхшы күрсәткечләргә иреште.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменә язылган хаттагы казанышларны Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие, генерал-полковник Александр Лапин билгеләп үтте. Ул яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылуга әзерлекне һәм патриотик тәрбияләүне оештыруда нәтиҗәле эшләре өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде.
Нәтиҗәдә, төбәк, чакырылыш планын үтәп, ил Президенты Владимир Путин куйган бурычны уңышлы хәл итте. 2020 елда Русия Кораллы Көчләре сафларына Башкортстаннан 9 меңнән артык кеше чакырылды.
2021 елның март-апрелендә республика чакырылыш эшләре буенча Русиянең иң яхшы төбәкләрен билгеләячәк Үзәк конкурс комиссиясен сайлап алуда катнашачак.