+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 март 2021, 13:13

Эшлексезлек гомерне кыскарта

Галимнәр кызыклы тикшеренүләр үткәргән. Аларның нәтиҗәсе шундый: адәм баласының гомерен эш түгел, ә эшлексезлек, ялкаулык кыскарта икән.

Галимнәр кызыклы тикшеренүләр үткәргән. Аларның нәтиҗәсе шундый: адәм баласының гомерен эш түгел, ә эшлексезлек, ялкаулык кыскарта икән.

Ни эшләргә белми (ә бәлки теләми), юкны бушка аударып йөрү сәламәтлек өчен бик хәвефле. Бу рәвешле яшәүчеләрнең гомере дә "эш атларыныкыннан" кыскарак була, ди галимнәр.
Шул ук вакытта белгечләр һөнәри яссылыктагы эшчәнлектән башка, яраткан шөгыле булучыларның үзләрен бәхетлерәк хис итүен дә ассызыклаган. Ә бәхетле кешеләрнең гомере бәхетсезләргә караганда 18 процентка озынрак була ди.
Дөньяны чагурак, матуррак итеп күрәсегез килсә, иҗат белән шөгыльләнүнең менә дигән нәтиҗәләр бирүе, волонтерлык юнәлешендәге эшчәнлек кәефне һәм сәламәтлекне яхшыртуы дәлилләнгән.

Әлбәттә, озын гомерле булам дигән кешеләргә дөрес туклану кагыйдәләрен дә истән чыгармаска кирәк, ди галимнәр. Бу җәһәттән алар Урта диңгез диетасын хуплый. Ул онкология һәм йөрәк авыруларын кисәтергә ярдәм итә, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Әлеге диетада балык һәм тавык ите, яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирелә.

Фото: ru.freepik.com
Читайте нас