+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 март 2021, 13:08

Легенда булып яши

Бүген Дүртөйле районында республикабыз һәм илебез күләмендә билгеле шәхес, "Башнефть"ның легендасы Ампир Шәйбак улы Сыртлановның якты истәлегенә багышланган чара узды.

Бүген Дүртөйле районында республикабыз һәм илебез күләмендә билгеле шәхес, "Башнефть"ның легендасы Ампир Шәйбак улы Сыртлановның якты истәлегенә багышланган чара узды.

Чарада катнашучылар, ә алар арасында күбесе "кара алтын" табу өлкәсендә озак еллар фидакарь хезмәт салган ветераннар иде, Ампир Сыртланов күп еллар җитәкләгән, үстергән, хәзер горурлык белән аның исемен йөртүче 3нче санлы нефть һәм газ чыгару цехында булды, биредә әлеге легендар шәхес истәлегенә ачылган мәрмәр тактаташка чәчәкләр салды.
Ампир Шәйбак улы 1936 елда Бүздәк районы Сыртлан авылында дөньяга килә. Уфа нефть институтын тәмамлагач, хезмәт юлын гади оператор булып башлый. Сәләтле, булдыклы, һәрчак белемен камилләштерү өстендә эшләүче егет арытаба мастер, участок җитәкчесе, баш инженер, цех начальнигы итеп үрләтелә. Ә 1984-2002 елларда ул "Башнефть" компаниясенең генераль директоры була.
- Ампир Сыртланов үз һөнәренең чын остасы иде, һәрчак эш дип янып яшәде, - дип хатирәләре белән уртаклашты ветеран нефтьчеләр. - Таләпчән булу белән беррәттән, ул искиткеч ярдәмчел кеше иде.
Мәрмәр тактаташка кызыл канәферләр салганнан соң, чарада катнашучылар 3нче цехның иң күркәм урынының берсе - Ампир Сыртлановның гомер һәм хезмәт юлына багышланган музейда булды.

Фото: Миләүшә Латыйпова.
Читайте нас