+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 март 2021, 11:30

Башкортстанда транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә

Бүген Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Хөкүмәт Президиумы утырышында шушы елның язгы һәм җәйге чорда гомум файдаланудагы автомобиль юллары буенча транспорт чаралары хәрәкәтенең вакытлыча чикләнүе расланды.

Бүген Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Хөкүмәт Президиумы утырышында шушы елның язгы һәм җәйге чорда гомум файдаланудагы автомобиль юллары буенча транспорт чаралары хәрәкәтенең вакытлыча чикләнүе расланды.

Язгы чорда чикләүләр 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр юлларның юеш булу чорында нормаль техник торышын саклау өчен кертелә.

Язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү түбәндәгеләргә кагылмый:
пассажирлар ташу автобуслары, шул исәптән халыкара автобусларга;
- азык-төлек продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, ягулык, орлык фонды, ашламалар, авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кошлары өчен азык, почта һәм почта йөкләре ташуга;
- авыл хуҗалыгы эшләрендә мәшгуль булган авыл хуҗалыгы техникасына;
- стихияле бәла-казаларның яисә башка гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләрне ташуга;
- автомобиль юлларында авария-тергезү һәм ремонт эшләрен башкарганда кулланыла торган юл-төзелеш һәм юл-эксплуатация техникасын һәм материалларны транспортировкалауга;
- федераль законда хәрби хезмәт каралган федераль башкарма власть органнарының транспорт чараларына;
- каты коммуналь калдыкларны, сыек көнкүреш калдыкларын транспортировкалауны тәэмин итүче махсуслаштырылган транспорт чараларына.

Җәйге чорда асфальт-бетон өслекле автомобиль юлларының эксплуатация характеристикаларын киметүне булдырмау максатларында авыр йөк ташучы транспорт чаралары өчен хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелә.
Җәйге чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү 1 июньнән 31 августка кадәр һава температурасы 32 градустан югары булганда кертелә.

Вакытлыча чикләү гамәлдә булган җәйге чорда авыр йөк ташучы транспорт чараларының асфальт-бетон өслекле автомобиль юллары буйлап хәрәкәт итүе Русия Федерациясе территориясендә билгеләнгән күрсәткечләрдән артып китсә, хәрәкәт 22.00дән 10.00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында рөхсәт ителә.

Җәйге чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү түбәндәгеләргә кагылмый:
- пассажирлар ташу автобусларына, шул исәптән халыкара автобуслар белән;
стихияле бәла-казаларның яисә башка гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләрне ташуга;
- автомобиль юлларында авария-тергезү һәм ремонт эшләрен башкарганда кулланылучы юл-төзелеш һәм юл-эксплуатация техникасын һәм материалларны транспортировкалауга.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас