+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март 2021, 18:30

Тимер чүмеч белән кыйнаган...

Үги ананы каты җәза көтә.

Алтай краенда иренең кызларын җәзалап яшәгән 34 яшьлек хатынны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Русия Федерациясе Тикшерү комитеты хәбәр итә.
Ул 2013 елда 2005 һәм 2007 елларда туган ике кыз тәрбияләүче ир белән танышкан һәм аңа яшәргә күчкән. Тикшерү версиясе буенча, 2015 елдан 2020 елга кадәр хатын кызларны даими рәвештә мыскыл итеп, төрлечә җәзалап яшәгән. Ул балаларны каеш, такта, тимер чиләк һәм чүмеч белән кыйнаган. Тикшерүчеләр хәбәр итүенчә, ул балаларны төн уртасында эчләренә сугып уяткан, чәчләреннән идәнгә сөйрәп төшергән...
Үги ана үз балаларына тәм-том ашаткан, ә ирнең кызларын ач тоткан көннәре дә аз булмаган.
Кызларның әтисе кайда булган соң, дисезме? Ирнең яңа хатыны белән хәмер эчүдән башы чыкмаган. Гаилә профилактика системасы органнарында исәптә торса да, алар балалар яшәгән шартларны формаль рәвештә генә тикшергән.
Кызларның җәберләнеп яшәве турында укытучылар да белгән, алар әти кеше белән берничә тапкыр әңгәмәләр үткәргән.
Балаларны кыйнаган хатынга карата җинаять эше ачылган, эш судка җибәрелгән. Хатын үз гаебен таныган һәм үз гамәлләрен кызларны күралмавы белән аңлаткан.

Фото:nur.kz
Читайте нас: