+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 март 2021, 17:45

“Йомшармаячакбыз. Нәтиҗәлерәк эшәлячәкбез”

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә матур пост урнаштырган.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә матур пост урнаштырган.
“Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы белән Башкортстанның Римма Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә булдык.
Мин әле һаман зур йогынты астында. Пандемиянең чигенү әйбәт бит, безнең балалар өчен дөньяның иң титуллы спортчылары катнашлыгында яхшы ярышлар оештырып була. Һәм шундый уңайлы шартларда. Бәйрәмнән видео җибәрделәр. Карагач, хәтта көч өстәлде. Безнең Башкортстанда мондый дәрәҗәдәге чаралар үтүенә ышанып бетеп тә булмый. Үзегез карагыз. Бик илһамландыра. Йомшармаячакбыз. Тагын да нәтиҗәлерәк эшләячәкбез. Өстәвенә, бу елны Башкортстан Башлыгы Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы дип игълан итте. Алда күпме эшләр! Барысын да монда сөйләячәкмен”.
Фото: ufimnivy.rbsmi.ru
Читайте нас