Мәчетле районында мәртәбәле конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр бәйрәм оештырды.
Бәйрәмдә сөләйманлылар үзләренең барлык осталыкларын күрсәтте һәм күңелле бәйрәм оештырды. Чарада катнашучыларны авыл тарихы һәм аның истәлекле урыннары белән алып баручы Фәйрүзә Дусмөхәммәтова таныштырды. Бәйрәмдә спорт юнәлешенә зур игътибар бирелде: бер якта — чаңгычылар, икенче якта тимераякта шуучылар көч сынашты. Хатын-кызлар скандинав йөреше белән мавыгуларын күрсәтте.
Бәйрәмнең бизәге “Су юлы” дигән борынгы традицияне тәкъдим итү булды. “Агинәйләр” клубы әгъзалары шигырьләр укыды, тәҗрибәле осталар үзләренең кул эшләрен күргәзмәгә куйды. Мәктәп музеенда кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. Чараның кульминациясе бай концерт программасы булды.
“Су — тормыш чыганагы” чарасына мәртәбәле кунаклар, шул исәптән “Бөтендөнья башкортлары корылтае” башкарма комитеты әгъзасы, дөньяның виртуоз кубызчысы Миндигафур Зәйнетдинов, Мәчетле районы хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллин, Мәчетле районы Советы депутаты, “Социум” үзәге директоры Флүр Дусмөхәммәтов һәм Сөләй-ман авылының күп кенә атаклы кешеләре килгән иде. Алар бәйрәмдә катнашучыларны сәламләде, оештыручыларга рәхмәт белдерде, ә сөләйманлы-ларга республика этабында уңышлар теләделәр.
“Сөләйман авылында хезмәт сөючән һәм талантлы кешеләр яши. Алар бөтен нәрсәдә актив, уңышлы эшкуарлар, спортчылар, музыкантлар. Мондый биеклеккә ирешү өчен аек һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Шуңа күрә сөләйманлылар балаларны да аек традицияләрдә тәрбияли. Нәкъ менә балалар — туган ягыбызның киләчәге бит”, — дип билгеләде Әнис Әсәдуллин.
“Су — тормыш чыганагы” чарасы темасы очраклы сайланмаган. Сөләйман авылында, барлык торак пунктлардагы кебек үк, проблемалар бар. Аларның берсе — 1975-76 елларда төзелгән суүткәргеч. Шул вакыттан бирле ул нык тузган, теләсә кайсы вакытта балалар бакчасы, мәктәп, ФАП һәм торак йортлар эчә торган сусыз кала ала. Әгәр сөләйманлылар “Аек авыл” республика конкурсында җиңсә, алар откан сумманы шушы проблеманы хәл итүгә юнәлтәчәк.
Анфиса ИШМӨХӘММӘТОВА.
Мәчетле районы.