Уфада Зәки Вәлиди урамы белән Салават Юлаев проспекты участогында төнге якта транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылачак.
Әлеге чикләү 00.00 дән 05.00 сәгатьләрдә 31 мартка кадәр гамәлдә булачак.
Шәһәргә керү юлында ябыла торган участокны Сочи урамы аша урап үтеп була. Ә Уфадан чыкканда Зәки Вәлиди урамыннан чыгып, Агыйдел күперенә төшәргә кирәк.
Шәһәр хезмәтләре уфалыларны һәм шәһәр кунакларын әлеге чикләүләрне аңлап кабул итүләрен сорый, уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм урау юлларны файдаланырга киңәш итә.