+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 март 2021, 10:30

Янә бер үк йорт янган...

Коточкыч фаҗигадә 7 яшьлек кыз һәлак булган.

Коточкыч фаҗигадә 7 яшьлек кыз һәлак булган.

Пенза өлкәсендә 2014 елда туган кыз янгын вакытында һәлак булган, дип хәбәр итә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фаҗига Белинский урамында урнашкан шәхси йортта узган төндә булган. Янгын мәйданы 50 квадрат метрга җиткән. Ир өйдән өч баласын чыгарса да, бер сабый куркышыннан янә өйгә кереп киткән. Соңрак янгын сүндерүчеләр аны ерак бүлмәдә үле килеш тапкан.

Узган елның ноябрендә бу йортта электр челтәре төзек булмау сәбәпле янгын чыккан иде инде. Гаилә, хәвеф төркеменә керүче буларак, социаль хезмәттә исәптә торган. Коткаручылар мәгълүматларына караганда, гаиләгә йортта автоном янгын хәбәрчесе урнаштырырга тәкъдим иткәннәр, тик алар баш тарткан.

Фото: penzainform.ru сайтыннан
Читайте нас