+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 март 2021, 06:51

Кечкенә оныкларын күрергә барган булган

Картәти шатлыганнан чит илгә кадәр барган булган, тик хәзер аның үзенә ярдәм кирәк...

Уфада яшәүче 58 яшьлек Андрей Арутюнов хатыны белән күптән түгел туган игезәк оныклары янына Англиягә кунакка очкан. Ләкин озак көтелгән очрашу кңелсезлекккә китергән - Англиядә иргә микроинфаркт була, һәм ул дәваханәгә эләгә.
- Дәвалануга страховка акчасы түләнелде. Дәваханәдән чыгарганнан соң, табиблар аңа сакланырга һәм самолетта очмаска куштылар. Без ике атна көттек, кайтырга билетлар сатып алдык. Шушы көннәрдә әти белән әни Уфага очарга тиеш иде, ләкин әтинең яңадан приступлары башланды, аны янә дәваханәгә озаттык, - ди ирнең кызы Татьяна.
Бу юлы страховка чыгымнарны капламый, гаиләгә клиника хезмәтләре өчен мөстәкыйль түләргә туры киләчәк. Андрейга - коронаграфия, ә аннары операция ясарга тиешләр.
- Төгәл сумманы безгә операциядән соң әйтәчәкләр, әмма бу якынча 1-2 миллион сум. Мондый сумма безгә бик күп, шуңа күрә сездән ярдәм итүегезне сорыйбыз. 50, 100 суммы - мөһим түгел. Безгә күпме булса да ярдәм итәчәк, - дип яза Татьяна социаль челтәрләрдә.
Саклык банкы картасына акча күчерү: 4276 0600 7400 2869 Яки Tinkoff: 5536 9138 5188 5432
Алучы - Татьяна Андреевна Арутюнова.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас