+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 март 2021, 08:30

Ванганың варисы Каедэ: “Кешеләрнең яңадан кешегә әйләнүе билгесез”...

Франциядә яшәүче күрәзәче Каедэ Уберның фаразлары Ванганыкы белән охшаш.

Франциядә яшәүче күрәзәче Каедэ Уберның фаразлары Ванганыкы белән охшаш.
Ванга 2021 елда күп кешеләрнең үләчәген һәм күпләрнең каза күрәчәген фаразлаган. Мондый корбаннарның киләчәк өчен, киләчәктә кешелек яшәешен дәвам итсен өчен кирәклеген дә ассызыклаган күрәзәче. Кешеләр хаталарын аңлаганчы үлемнәр дәвам итәчәк икән.
Каедэ Убер да бу фаразлар белән килешә. Күрәзәче әйтүенчә, “дөнья үзендә савыгырга көч табачак, ә менә кешеләрнең яңадан кешеләргә әйләнә алуы билгесез”.
Франциядә яшәүче Каедэ Уберга 17 генә яшь. Кыз 100 процент сукырлыкка китерүче генетик авырудан интегә. Күрәзәче кызның әнисе әйтүенчә, ул теле ачылгач та фаразлар ясый башлаган. Әбисенең инфарктын һәм үги әтисенең үлемен зур төгәллек белән алдан әйтә алгач, күпләр бу кыз белән кызыксына башлый. Туганнары да кызның Ванга белән охшаш якларын күрә башлый. Ә бит Ванга үзе үлеме алдыннан аның варисының Франциядә туачагын әйткән булган, диләр...
Фото: telemetr.me
Читайте нас