Уфаның 92 санлы коррекция мәктәбе укучылары Беренче каналдагы «Могҗизалар кыры» тамашасында катнашты.
Уенда бер укучының әнисе дә катнашты, ә мәктәп укучылары Сабина һәм Айбулат урыс теле укытучысы Рәфия Нәфыйкова җитәкчелегендә «Елга буенда» башкорт биюе белән чыгыш ясадылар. Дулкынлануга карамастан, укучылар лаеклы чыгыш ясады, дип хәбәр итә Мәгариф министрлыгы.
Безнең республика вәкиле Алия Локманова призга лаек булды. Күпбалалы әнигә телевизор бүләк иттеләр.
Укучылар Мәскәүдә беренче тапкыр булды, алар Кызыл мәйдан буйлап йөрде, архитектура һәйкәлләре белән танышты, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсен карады.
Эфир 19 мартта булыр дип көтелә.
Фото: башинформ