+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 март 2021, 14:35

Бәхетле булыгыз, кызлар!

7 мартта БСТ телеканалының туры эфирында "Хатын-кыз бәхете территориясе" ачык академиясенең дүртенче телемарафоны үтте.

7 мартта БСТ телеканалының туры эфирында "Хатын-кыз бәхете территориясе" ачык академиясенең дүртенче телемарафоны үтте.

Танылган җырчылар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре Башкортстанның гүзәл хатын-кызларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

- Мин барлык хатын-кызларга да көн саен иртән уянып, үзләрен бәхетле хис итүләрен телим! Барлык хатын-кызларны да котлыйм! Һәм, әлбәттә, янәшәдә ир-атлар булсын дип телисе килә. Алар бу көнне котларлар, яхшы сүзләр әйтерләр, бәлки иртәнге ашка коймак белән сыйларлар, - диде проектның авторы, Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова.

Аннан соң сүз ир-атларга бирелде. Табиб акушер-гинеколог, Республика клиник перинаталь үзәгенең ультратавыш диагностикасы табибы Динар Габдрахманов хатын-кыз сәламәтлеге һәм ничек һәрвакыт чибәр булып калуның сере турында алып баручылар белән сөйләште.

Русия сәяси һәм спорт эшлеклесе, катнаш көрәш сәнгате остасы Джефф Монсон хатыны өчен бүләкнең ничек сайлавын күрсәтте һәм хәтта күңелле серләрен дә уртаклашты - аның кечкенә кызы һәр алыш алдыннан аңа аяк тырнакларын төрле төстәге лак белән буяган икән.

«XXI гасыр хатын-кызы. Ир-егетләрнең карашы" – бу киң һәм гади булмаган темага кунаклар фикер алышты. Башкортстанның ЮХХДИ идарәсе баш инспекторы Динар Гыйльметдинов, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов, танылган блогер, сәяхәтче Рөстәм Нәбиев, танылган психотерапевт Әмир Ислами хатын-кызларның һәм ир-атларның хәзерге дөньядагы торышы, вазыйфаларны бүлешү һәм заманча хатын-кыз образы турында сөйләделәр.

"Кадерле, сөйкемле, сөекле, Башкортстанның гүзәл хатын-кызлары! Бу матур, язгы, бәйрәм көнендә сезгә чын хатын-кыз бәхете телим! Сезгә мәхәббәт, теләкләрегезнең тормышка ашуын, һәм, әлбәттә, озын аяз көннәр телим!" - диде үзенең видеокотлавында Русиянең халык артисты Олег Газманов.

Экраннардан башкорт һәм татар эстрадасының танылган артистлары тарафыннан да котлаулар яңгырады. Элвин Грей,ңлегендар Салават Фәтхетдинов, романтик Рамил Бәдамшин яраткан җырларын башкардылар, ә Zainetdin чын дискотека оештырды!

Фото: Башинформ
Читайте нас