+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 март 2021, 10:04

Картлыгымда – шатлыгым!

Фәүкыйнур Шәрипова якыннарының ихтирамын яулап яши.

Фәүкыйнур Шәрипова якыннарының ихтирамын яулап яши.

“Кешене ризыгы йөртә”, ди халык. Аскын районының Карткисәк авылында дөньяга килгән Фәү­кыйнур Шәрипованы да күп еллар элек язмыш җилләре Уфа шәһәренә алып килә.
Кешелекле, ярдәмчел, итагатьле, җор телле Фәүкыйнур Әлтаф кызының балачагы авыр елларга туры килә. Әтисе Әлтаф, сугыш яраларыннан мантый алмыйча, бик иртә бакыйлыкка күчә. Ул үлгәндә Фәүкыйнур апага ‒ өч, ә сеңлесенә нибары сигез ай гына була. Әнисенең төп ярдәмчесе була ул. Мәктәптә уку белән бергә аңа төрле эшләр башкарырга туры килә: басуда чүп тә утый, ашлык та ташый, клубта да өлгерә, почта да тарата, ерак Ленинград өлкәсендә торф та чыгара. Кайда гына хезмәт салса да, үз эшен намус белән башкара, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Җәмәгате Радмир белән уллары Рәфыйк, Айрат, Айдарга гомер бүләк иткәннәр. Радмир абый – 35, уллары Айдар ‒ 11 яшендә, аннары Айрат вафат була.
Фәүкыйнур Шәрипова, өлкән яшьтә булуына карамастан, һәркайда көтеп алынган кунак! Туган ягында узган очрашуларга, бәйрәмнәргә һәрвакыт ашкынып кайта, чыгыш ясый. Дини чараларда да ул актив катнаша. Төрле кул эшләренә оста бу күркәм ханым күңеле тулганда кулына каләм ала. Үзнәшер юлы белән җиде китап бастырган. Анда аның күңел җимешләре урын алган. Алар күпләрдә илаһи көч, яшәү дәрте уята.
‒– Заманында байтак кайгы, михнәтләр күрергә туры килсә дә, картлыгымда шатлык белән сәламәт гомер кичерәм. Улым Рәфыйк, оныкларым һәрвакыт хәлемне белеп тора. Гомер көзендә аларның игелеген күрүдән дә зуррак шатлык юктыр, мөгаен, – ди Фәүкыйнур апа, горурланып. – Аллаһка шөкер, якыннарым беркайчан да йөземә кызыллык китермәде, һәрьяклап ярдәм итәләр.
...Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп 8 Март та килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бу илаһи мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәй­рәмен билгеләп үтәбез. Бу матур бәйрәм белән зур хөрмәткә лаек хезмәт ветераны Фәүкыйнур Шәрипованы да ихлас котлап, изге теләкләрне җиткерәсе килә.
Хөрмәтле Фәүкыйнур Әлтаф кызы!
Язгы гөрләвекләр Сезнең тормышыгызга җылылык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен. Улыгызның, киленнәрегезнең, оныклары­гызның, туруннарыгызның кадер-хөрмәтен күреп, яхшы күңелле кешеләр белән аралашып, имин тормышта яшәргә насыйп булсын. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлык­ларның иң олысын телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып яшәргә язсын!
Сәламәтлегегез корычтай ныклы, рухыгыз имәндәй какшамас, күңелегез унсигездәгедәй яшь, дәртле, акылыгыз аксакалларныкыдай олпат, алдагы көннәрегез имин һәм якты булсын!
Фото: гаилә архивыннан
Читайте нас