+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 март 2021, 09:55

Янә юлда ике кеше гомере өзелде

Иглин районында 7 мартта төнлә Самара - Уфа - Чиләбе автомобиль юлының 1496нчы чакрымында ике КамАЗ бәрелешкән.

Иглин районында 7 мартта төнлә Самара - Уфа - Чиләбе автомобиль юлының 1496нчы чакрымында ике КамАЗ бәрелешкән.

Берсе белән Саратов өлкәсендә яшәүче 33 яшьлек ир идарә иткән, икенчесе руле артында Ставрополь краенда яшәүче 56 яшьлек ир-ат булган. Шуннан соң йөк машиналарының берсенә 47 яшьлек уфалы җитәкчелегендәге "Yutong" пассажир автобусына бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике йөк автомобиле йөртүчесе дә алган җәрәхәтләрдән һәлак булган.

Автобус йөртүчесе һәм пассажирларның берсе, 12 яшьлек бала зыян күргән. Автобус Чиләбе өлкәсенең Златоусттан Уфага кайткан. Автобус салонында 39 кеше булган. Соңрак Уфадан резерв автобус килгән, ул пассажирларны алып ахыргы пунктка илткән. Бу хәл буенча тикшерү башланды, аның барышында юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре һәм шартлары билгеләнәчәк.

Фото: Башинформ
Читайте нас