+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 март 2021, 12:15

Кеше бәхетеннән көнләшмәгез!

Боларны мистика дип тә булмый, ышанасы да килә...

Боларны мистика дип тә булмый, ышанасы да килә...

Була шундый кешеләр – аларны күрү белән ошатмыйсың. Зыяны да тимәгән әле сиңа, ләкин бер сәбәпсез дә алардан читтәрәк буласы килә, ниндидер салкын, юеш, тирләгән, ябышкак кулын тотып исәнләшәсе дә, ялагайланып, хихылдап көләргә тырышканын күрәсе һәм ишетәсе дә килми, алардан ниндидер негатив бөркелгән кебек, кыскасы – “неприятный тип”. Аларның карашы да котсыз, салкын, сине бораулый торган... Шундый кешеләр турында Интернетта үзен Светлана дип таныштырган ханымның язмасы дөнья күрде.

“Яшьрәк чакта без егетем белән 8 Март бәйрәме уңаеннан кафега барган идек. Ул мине шундый матур итеп сыйлады, талгын гына музыкага биеп тә алдык, серләштек, чәчәк гөлләмәсе янына матур бүләк алырга да онытмаган. Кыскасы, бик күңелем булды, өстәл уртасындагы чәчәкне генә алып, үземне бәхетнең җиденче катында тоеп, яхшы кәеф белән кайтырга чыктык. Метро вагонына җитәкләшеп, көлешә-көлешә йөгереп барып кердек тә бушрак урыннарга барып утырдык. Мин егетемнең иңенә башымны салдым, рәхәт, тыныч. Халык аз иде инде, шуңа вагонда кысык та түгел, артык шау-шу да юк.
Шунда мин каршыбызда утыручы, карашы белән безнең икебезне дә ниндидер эчке ачу чәчеп бораулаучы бер егеткә игътибар иттем. Көн дә халык белән шыгрым тулы метро вагонында йөргәч, андый кешеләрне еш очратырга туры килә. Андый чакта уй-зиһенең белән үзеңнең тирә-ягыңа “саклаучы боҗра” төзеп куясың да, тукталышларны тыңлый-тыңлый, йокымсырап барырга тырышасың. Шулай берничә тукталыш үттек. Берзаман мин сөекле кешемнең тәне ниндидер киеренкелек белән тулышуын, катып калуын тойдым. Шул арада каршыда утырган теге яман карашлы егет бал корты өстенә утырган кеше кебек сикереп торып читкә ташланды, кай арада вагонның икенче башына барып та җитте, гәрчә әле алдагы тукталышка ерак булса да. Сәер...
Шулвакыт егетем сүз башлады: “Беләсеңме, җаным, әле генә үземне яхшы хис итә идем, кинәт кәефем төште, күңелне ниндидер шом, борчылу басты; башта беркайчан да килмәгән уйлар кайнашты: нигә тормыш болай начар, авыр, барысы да, хәтта йөргән кызым да ялкытты, җитмәсә, ачу китереп, иңнәремә башын куеп бара, аны селкеп төшерергә кирәк; әти-әнием дә тормышыма тыкшына, аларга каты гына әйтеп җавап бирергә кирәк!.. Туктале, мәйтәм, болар бит минем уйлар түгел! Башымда каян туды болар? Ниһаять, каршыбызда утыручы теге егетнең агулы карашы белән миңа текәлеп карап утыруын күреп калдым! Шунда мин әлеге бөтен негативны уем белән җыеп тупладым да, аткан ук кебек, үзенә кире җибәрдем! Шуннан теге сикереп торды да бездән ераккарак китәргә омтылды. Шуннан соң гына башым ачылып китте, хәл яхшырды...”
Минем егетем – бик ачык, якты күңелле, тормышны яратучы, игелекле кеше. Нәкъ шушы сыйфатлары аңа зиһененә читләрнең үтеп керергә маташуын тоемларга мөмкинлек биргәндер дә! Ләкин шуны уйлаганда аркалар чымырдап куя: кешеләр бәхетеннән көнләшүче шундый яман бәндә син арып, якын кешеләреңә ачуың чыгып кайтып килгәндә карашы белән бораулый башласа? Тәүбә-тәүбә!..
Икенче очрак күп еллар үткәч, егетем белән гаилә корып, балалар үстергәндә булды. Берсендә балалар бакчасына фотографлар – ир белән хатын килде. Андый чакларда гадәти бул­ганча, балалар әти-әниләре белән дә, тәрбиячеләре белән дә, үзләре аерым гына да төште. Ә менә үзләре генә төшүчеләргә үзенә күрә бүләк тә каралган иде – андый балаларның фотоларын бушлай рамнарга куеп бирделәр.
Әлеге фотосессиядән бер атна үттеме-юкмы, төркемебездәге балаларның яртысы диярлек чирли башлады. Аның нинди чир булуын берсе дә, хәтта бакча табибы да төгәл генә белә алмады. Шуннан соң төркемне карантинга яптылар, кемнең баласы өендә генә ята, кайсыныкын дәваханәгә салдылар, сабыйлар күз алдында сүнә башлады. Аптыраш! Котларыбыз очты!
Шуннан әниләр үзара киңәшләшә башладык. Шунда арадан берсе сүз арасында гына әйтеп куйды: баласының бакчада төшкән фотосы уңа, төссезләнә башлаган, аларның да барысы да түгел, ә сабый үзе генә төшкәне, бушлай бирелгән рамдагысы! Моңа кемдер әһәмият бирмәде, кемдер сәбәпне кояш нурларыннан күрде, ә кайберләре аларның да нәкъ шундый фотосурәтләре уңа башлавын искә алды...
Аннары иң коточкыч сәбәп ачыкланды... Беркөнне кайсыдыр ана баласының стенадагы шул рамлы фотосын ялгыш төшереп җибәргән, рам, ватылып, таралып киткән. Ныклабрак караса, үз баласының сурәте артында ниндидер икенче бер гарип, чирле, ямьсез бала фотосы ябыштырылган! Бу хәбәр яшен тизлегендә таралгач, балалары авырган башка ата-аналар да теге рамнарны актарырга тотынган һәм, чыннан да, аларда гарип-гораба, чирле бала фотоларын тапканнар! Мин, шөкер, кызымны фотога ялгызын гына төшермәгән идем...
Кыскасы, ата-аналар, теге гарип балалар фотоларын яндыргач, сабыйлары сәламәтләнә башлады. Аннары фотографларны эзләргә тотындылар, ботарлап ыргытырга әзерләр иде. Ләкин таба алмадылар, тегеләр каядыр гаип булды. Соңыннан ачыклануынча, ирле-хатынлы бу парның балалары булмаган, сабый тәрбияләүче гаиләләргә һәрвакыт көнләшеп караганнар, шуның нәтиҗәсендә бөтен дөньяга ачулы булып яшәгәннәр...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.


Читайте нас