+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 март 2021, 17:40

73 яшьтә квадроциклда җилдерә

Авыл фельдшеры чакыруларга йөрүнең җаен тапкан.

Авыл фельдшеры чакыруларга йөрүнең җаен тапкан.

Краснодар краенда яшәүче 73 яшьлек Татьяна Проскура квадроцикл иярләгән. Бу хакта “Риа Новости” хәбәр итә.

Олы яшьтәге апа Абрау-Дюрсо округының Большие Хутора авылында 40 елдан артык фельдшер булып эшли. Бу вакыт эчендә авыл халкының саны да, чакырулар да бермә-бер арткан.

Сигез ел элек табиб квадроцикл сатып алган. Ул чакта аның белән идарә итү өчен водитель таныклыгы таләп ителми иде әле.

"Мин әкренләп йөри башладым һәм өйрәндем. Монда тизлек тә, берни дә юк. Газга басасың да барасың да барасың. Пациентлар да чакыруга вакытында килүемә бик шат ", — дип сөйләгән табиб.

Хәзер Татьяна Проскура авылның һәр почмагына, һәр йортына квадроциклда җилдерә. Авыл шактый зур, аны ң икенче очына җәяү бару өчен сәгатьләп вакыт кирәк. Ә мондый транспорт чарасында 15 минут җитә.

Фото: ria.ru
Читайте нас: