+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 март 2021, 08:01

Гомерләрне янгын өзмәсен!

Аяныч хәлләрне булдырмау – без, өлкәннәрнең, әти-әниләрнең һәм бу өлкәдә эшләүче җаваплы хезмәткәрләрнең бурычы.Соңгы ике елда Ирекле янгын сүндерүчеләр оешмасының Башкортстан бүлекчәсе, коммерциягә карамаган оешма буларак, ике юнәлештә – “Янгын, тукта!” республика һәм “Фаренгейт буенча 90 градус” дип аталган Русия Президенты грантларында җиңүче булып танылды һәм ике проектны да уңышлы башкарып чыкты.

Аяныч хәлләрне булдырмау – без, өлкәннәрнең, әти-әниләрнең һәм бу өлкәдә эшләүче җаваплы хезмәткәрләрнең бурычы.

Соңгы ике елда Ирекле янгын сүндерүчеләр оешмасының Башкортстан бүлекчәсе, коммерциягә карамаган оешма буларак, ике юнәлештә – “Янгын, тукта!” республика һәм “Фаренгейт буенча 90 градус” дип аталган Русия Президенты грантларында җиңүче булып танылды һәм ике проектны да уңышлы башкарып чыкты.

Бер проектны да партнер­лардан тыш күз алдына китереп булмый, чөнки грант буенча күп чаралар планлаштырыла, анда катнашучылар саны билгеләнә. Бу яклап ике юнәлештә дә Башкортстан бүлекчәсенә Дүртөйле районы хакимияте зур ярдәм күрсәтте. Яшь янгын сүндерүчеләр дружина­ларының эшен үстерүгә юнәл­телгән “Янгын, тукта!” дип аталган республика гранты буенча Дүртөйле шәһәренең 4нче мәктәбе биш районнан зона буенча семинарда катнашучыларны кабул итте. “Биредә янгынга каршы көрәш, утның куркыныч афәткә әверелә алуы, беренче ярдәм күрсәтү кебек темаларны ничек балаларга җиткерү уңайлырак булуы турында сүз барды, белемнәрне камил­ләштерү һәм гамәли тәҗрибәне үстерү мөмкинлеге булдырылды, – дип уртаклашты кадет сыйныф­лары белән дан алган 4нче мәктәп директоры Динар Нәбиев. – Без укучылар белән бу юнәлештә эшне актив һәм мавыктыргыч итеп оештырырга омтылдык”.
Республика грантында игътибар мәктәпләрдә сыйныфтан тыш эшне күтәрүгә юнәлтелсә, Русия Президенты проекты балаларның җәйге ялын имин уздыруга багышланды. “Фаренгейт буенча 90 градус” дигән иҗади башлангычның ике зур чарасы Дүртөйле районының “Венеция” шифаханәсендә уздырылды. Проект буенча лагерьларда ба­лалар белән эшләү тәҗрибәсен туплауны максат итеп куйган студентларның янгын, аңа каршы көрәш, хәвефсезлек чараларын белү һәм төгәл башкару буенча белемнәрен камилләштерү максатында укулар оештырылды. Ә укуның гамәли өлеше “Венеция”дә белемнәрне тикшерү, сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.
Курсларда тренер ролен башкаручы, республика туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр, балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге методисты Юлия Кәлимуллина әйтүенчә, янгынга каршы көрәш, гамәли сорауларга җавап табу юлларын билгеләү, пропаганда һәм тиз арада дустан дошманга әверелүче утка каршы көрәшкә волонтерларны җәлеп итүнең әһәмияте зур. “Бу проектта катнашу минем өчен зур ачыш булды”, – ди тәҗрибәле белгеч.
“Җайга салынган эшкә пандемия аяк чалып, республикадагы лагерьлар ачылмау сәбәпле, эшне туктатмыйча, планлаштырган чараларны балалар шифаханәләренә юнәл-тергә булдык. Тиз арада “Тулпар”, “Дуслык”, “Акбузат”, “Павловка” шифаханәләре белән элемтәгә кереп, дистанцион эш формасын оештырып, балалар белән тәрбия эше алып баручыларны өйрәтеп, кирәкле методик белешмәләр, җыентыклар, проект барышында алынган кулланмалар, җайланмалар, беренче яр-дәм күрсәтү өчен макетлар белән тәэмин иттек”, – ди бүлекчә советы рәисе урынбасары Ирина Камил­җанова.
Грант буенча бирелгән финанс ярдәме мотлак кулланылырга тиеш. Аны башкача тотынып та, үзгәртеп тә булмый. Тиешенчә тотынылмаган финанслар я кире кайтарыла, я оешма ышанычын югалта. Әйткәндәй, республика гранты 600 мең сумнан артык, ә Русия Президентыныкы 3 миллион сумга якын булды.
Августта “Венеция” шифаха­нәсендә 45 бала өчен сәламәтлекне ныгыту, дәвалау процедураларын үз эченә алган профиль смена оештырылды. Ялга төрле конкурс, бәйгеләрдә җиңү яулаган Илеш, Кушнаренко, Дүртөйле районнары, Уфа, Бөре, Салават шәһәрләреннән актив укучылар чакырылды. 7 көн эчендә балалар өчен хәвефсезлек чараларына багышланган чаралар уздырылды. Янгын сүндергечне дөрес куллану, яраланган иптәшеңә ярдәм күрсәтү биремнәре буенча видеокүпер аша Чакмагыш авылы гимназиясе лагеренда ял итүчеләр белән видео-элемтә булдырып, осталык дәрес­ләре күрсәтү, янгында һәлак булган балалар истәлегенә линейка оештыру – болар уздырыл­ган чаралар­ның берничәсе генә.
Оешманың тәҗрибәле бел-гечләре кызыклы да, җитди дә, үзенчәлекле дә программа төзеп, алдан зур эзерлек белән килгән вожатыйлар, волонтерларны эшкә җәлеп итеп, грант буенча алынган техник чаралар, җайланмаларны кулланып балаларга иң хәвефсез ял бүләк иттеләр. Шуңа да “Венеция” шифаханәсе “Минем хәвефсез смена” бәйгесендә җиңүче булып танылды, шушы көннәрдә аның директоры Вадим Әһәдуллинга кубок тапшырылды.
Ә ирекле янгын сүндерүчеләр командасы бүген инде яңа планнар өстендә эшли. Тиздән без аларның яңа күркәм башлангычларының тормышка ашырылуы турында ишетербез, дип ышанабыз.

Зөлфия Закарина,
Бөтенрусия Ирекле янгын сүндерүчеләр оешмасының Башкортстан бүлекчәсе белгече.
Дүртөйле районы.

Фото: osnmedia.ru
Читайте нас