+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 март 2021, 06:55

Сабый торба чистарту сыеклыгы белән агуланган...

Бу вакытта аның әнисе белән нәнәсе спиртлы эчемлекләр эчкән...

Бу вакытта аның әнисе белән нәнәсе спиртлы эчемлекләр эчкән...

Красноярск краеның Железногорск шәһәрендә ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләре торба чистарту чарасы белән агуланган 10 айлык сабыйның гомерен саклап калган, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Бала фатирда 20 яшьлек әнисенең каравыннан мәхрүм калган һәм бәдрәфтә яткан торба чистарту сыеклыгы шешәсен авызына капкан. Нәтиҗәдә, сабый химик пешү алган, аның бите һәм иреннәре зыян күргән.

Фатирда зыян күргән баланың 43 яшьлек нәнәсе һәм аның әнисе булган. Алар бу вакытта спиртлы эчемлекләр эчкән. Бала пешкәннән соң, алар арасында низаг башланган. Арытаба күршеләре талашкан һәм бала елаган тавышларны ишетеп, полиция хезмәткәрләрен чакырткан.

Хокук сакчылары фатирда баланы тапкач, шунда ук ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан. Табиблар баланы дәваханәгә салганнар. Әлеге вакытта аның гомеренә берни дә янамый.

Фото: zapad24.ru сайтыннан
Читайте нас