15 яшьлек Ксения Плотникова 8 мартта өеннән чыгып киткән дә кайтмаган.
Башкортстан башкаласында 15 яшьлек Ксения Плотникова хәбәрсез югалган. Кичә, 8 март көнне, ул өйдән билгесез юнәлештә чыгып киткән дә, кайтмаган.
Аның билгеләре: буе якынча 160 сантиметр, ябык гәүдәле, күзләре зәңгәр төстә. Кара төстәге куртка, кара джинсы, каралы-аклы шарф һәм яшел төстәге аяк киеме кигән булган.
Әлеге вакытта югалган үсмерне эзләү белән волонтерлар шөгыльләнә. Алар кызның кайда булуы турында белүчеләрдән 8 (937) 365 23 46, 8 (800) 700 54 52, 02 яки 112 телефоннары аша хәбәр итүне сорый.
Фото: Ксения Плотникова социаль челтәреннән.