Башкортстан Милли архивында 5-10нчы ревизияләр мәгълүматлары саклана. Аларда исәпкә алынган йорт хуҗасының нинди катламга керүе, милләте, аның исеме, әтисенең исеме, фамилиясе, яше, гаилә әгъзалары, кешенең гаиләдә булмавының сәбәбе (вафат, рекрут, яки башка җиргә күчкән) турында мәгълүматлар бар. Ревизия материаллары үткәрелү вакыты, социаль катлам һәм милләтләре буенча бергә тупланган. Архивта Ырынбур губернасының Бәләбәй, Бө-ре, Бөгелмә, Богырыслан, Бозаулык, Верхнеуральск, Минзәлә, Стәрлетамак, Троицк, Уфа, Чиләбе, Шадринск, Ырынбур өязләре буенча исәп алу документлары тупланган.