+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 март 2021, 07:15

Телеканал Русиядә беренче булып хәләл-сертификат алды

«Уфанет» компанияләр төркеменең HOME 4K телеканалы Русиядә беренче булып хәләл-сертификат алды. Бу хакта Башкортстан Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында билгеле булды. Әлеге сертификат телекомпания хезмәтләрен мөселман илләренә экспортларга мөмкинлек бирәчәк.

- «Уфанет» компанияләр төркеме «Час с Торгпредом» онлайн-киңәшмәсе һәм бизнес-миссия кебек проектларыбызның актив катнашучысы булып тора. Гыйнварда аларның белгечләре чит ил базарлары белән эшләү күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән «Экспортный форсаж» акселерация программасы буенча белем ала башлады. Башкортстаның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты ярдәмендә алар Русиядә беренчеләрдән булып ТВ-хезмәтләргә хәләл-сертификат алды, бу, һичшиксез, компания өчен гомум көндәшлектә өстенлек булачак, - диде дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.

Хәләл сертификаты Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы "Хәләл индустрия үсеше үзәге" тарафыннан бирелде һәм HOME 4K телеканалы контентының Коръән кануннарына туры килүен, ә компания хезмәткәрләренең тиешле белем алуын раслады.

Шулай ук сертификатның HD-сыйфатта күрсәтә торган «Живая природа» телеканалына да йогынтысы бар.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас