Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфаның ВДНХ-ЭКСПО мәйданчыкларында уза торган Торак-коммуналь хуҗалыкның язгы форумын ачу тантанасында катнашты.
Әлеге форум - Идел буе төбәгенең торак-коммуналь өлкәсен үстерү өлкәсендә карарлар әзерләү өчен иң эре тармак мәйданчыгы. Аның эше 12 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Андрей Назаров торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүнең безнең республика өчен өстенлекле әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Аңа гражданнарның яшәү сыйфаты һәм уңайлылыгы бәйле. Ул "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проектын гамәлгә ашыручы субъектлар арасында Русия Төзелеш министрлыгы рейтингы мәгълүматларын китерде, аның буенча Башкортстан узган елда, 21нче позициядән күтәрелеп, 8нчы урынны яулады.
- Бу - яхшы күрсәткеч, әмма без якындагы елларда иң яхшы һәм уңайлы төбәкләрнең беренче бишлегенә керергә өметләнәбез. Республиканың һәр торак пунктында уңайлы һәм имин шартлар тудырырга кирәк, - дип ассызыклады Премьер-министр.
Форум "Төзекләндерү. Уңайлы мохит", "Инженерлык системалары. Светотехника» күргәзмәләрен берләштерә.
Чаралар беренче тапкыр гибрид форматта узачак, катнашучыларның шәхсән катнашу, яки форумның барышын онлайн-режимда күзәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Бүген форумның эшлекле программасы үз эшен "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга багышланган пленар утырыштан башлады.
«Торак пунктларны заманча ясалма яктырту, энергосервис контрактлары»; «Су белән тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре»; «ТКХ Фонды акчалары исәбенә күпфатирлы йортларга энергоэффектив капиталь ремонт»; «Җәмәгать киңлекләрен, паркларны, урамнарны, скверларны төзекләндергәндә яңа таләпләр» кебек тармак секцияләре эшләячәк.
Шулай ук бу көнне "Торак-коммуналь хуҗалык өчен санлы технологияләр" дигән "түгәрәк өстәл"ләр узачак.
Фото: правительстворб.ру