+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 март 2021, 08:10

Стена аша чыкмакчы булганмы?

Билгеле хоккейчы шаккатмалы хәлгә тарыган.

“Нефтехимик”ның элекке һөҗүмчесе Денис Казионов үз автомобилендә шаккатмалы хәлгә тарыган. Бу хакта “Вести” телеканалы хәбәр итә.

Хоккейчының "Porsche Macan" автомобиле Мәскәүнең “Ривер Парк” торак комплексы парковкасының өченче кат стенасын җимереп чыккан.
Машинаның бер өлеше җир өстендә асылынып калган.
“Әйе, бу минем автомобиль. Анда без гаилә белән идек: улым артта утырды, хатыным янәшәмдә. Биредә барлык яктан да ачык парковка оештырылган һәм бары тик бер яктан гына дивар бар. Кыскасы, ул җылы түгел. Биредә идән шоп-шома, бетоннан, өстәвенә кар да салган. Мин борылганчы ук тормозга басарга тырыштым. Ләкин кая ул! Шуып кына бардык һәм диварга кадәр барып җиттек. Үзебез дә шок хәлендә, - дип сөйләгән Казионов.
Авария нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, ә дивардан яртылаш чыккан машинаны Юл хәрәкәтен оештыру үзәге хезмәткәрләре тартып алган.

Фото: esquire.ru
Читайте нас