+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 март 2021, 08:38

Үз акылында микән соң ул?..

Уфаның бер йорт подъездындагы сәер хәлләр биредә яшәүчеләрне куркуга салган.

Уфаның Сипайлово бистәсендәге берничә йортта яшәүчеләрне инде бер ай буена билгесез сәер ир-атны күзәтә. Моның турында алар социаль челтәрләрдә яза һәм балалары өчен борчылуларын әйтә.
Сипайловода яшәүче хатын-кыз сүзләренчә, бер ай дәвамында алар янына билгесез ир-ат килә һәм берничә йортның подъездында шактый сәер гамәлләр башкара
- Тәүдә ул подъездга май һәм башка азык-төлек сипте, ә ике атна элек ул безнең подъезддан велосипед урлады, - дип сөйли борчылган хатын.
Шушы очрактан соң, хатын сүзләренә караганда, ир-атны тоткарлаганнар, әмма бераздан җибәргәннәр. Ачыкланганча, кулга алыну аңа берничек тә йогынты ясамаган һәм ул үзенең маҗараларын дәвам иткән. 8 һәм 9 мартта аның подъездлар буйлап шәрә килеш йөрүен күргәннәр. Йортта яшәүчеләр ир-атның ни сәбәпле ялангач йөрүен ачыклый алмаган. Уфалылар моның белән бәйле рәвештә үз балаларының хәвефсезлеге өчен борчыла, әмма әлегә бу хәлгә йогынты ясый алмыйлар - участковыйлар аны тоткарлау өчен сәбәп юклыгын әйткән.
Фото: proufu.ru
Читайте нас