+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 март 2021, 15:40

Ритуаль салон хезмәткәрен урлаганнар...

Ни өчен?

Ни өчен?
Уфада хокук сакчылары 27дән 33 яшькә кадәрге дүрт кешене тоткарлаган. Алар алдан сүз куешып кеше урлауда шикләнелә. Тикшерү материаллары буенча, 2020 елның февралендә аларның берсе ритуаль хезмәтләр салоны хезмәткәрен урлаган. Бу Уфа моргларының берсе янында булган.
Зыян күрүчене кеше йөрми торган урынга алып чыкканнар һәм кыйнаганнар. Шуннан соң корбанга җирләү хезмәтләре күрсәтү турындагы килешүнең һәр төзеләчәк шартнамәсе өчен урлаучыларга 1000 сум бирү таләбен куйганнар Бу - аена 100 мең сумга якын.
Корбан куркуыннан риза булган. Ул дәваханәдә өч атна чамасы яткан. Мошенникларга ул акча түләргә теләмәгән һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Тикшерүчеләр ФСБ белән берлектә аларны тоткарлаган, ә тентү вакытында аларда тугыз аучылык һәм травматик корал табылган.
Фото: proufu.ru
Читайте нас