+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Марта 2021, 14:10

Супермаркет “серләре”

Яки кибеткә барганда нәрсәләрне исәпкә алырга кирәк?Эштән соң арып-талып өйгә кайтканда күпләребез, гадәттә якын-тирәдәге супермаркетка сугыла. Биредә җаның теләгән азык-төлек бар, кирәген сайлап ал. Барысы да бер урында – уңайлы, талгын гына музыка уйный, тәмле ис борынны кытыклап, үзенә тартып тора. Шуның өчен дә күпләр монда кереп кирәк-ярак алырга күнекте. Акрынлап супермаркетлар базарларны һәм кибетләрне дә кысрыклый. Әлбәттә, медальнең икенче ягы да бар. Түбәндә сүз супермаркетларның “серләре” турында.

Яки кибеткә барганда нәрсәләрне исәпкә алырга кирәк?
Эштән соң арып-талып өйгә кайтканда күпләребез, гадәттә якын-тирәдәге супермаркетка сугыла. Биредә җаның теләгән азык-төлек бар, кирәген сайлап ал. Барысы да бер урында – уңайлы, талгын гына музыка уйный, тәмле ис борынны кытыклап, үзенә тартып тора. Шуның өчен дә күпләр монда кереп кирәк-ярак алырга күнекте. Акрынлап супермаркетлар базарларны һәм кибетләрне дә кысрыклый. Әлбәттә, медальнең икенче ягы да бар. Түбәндә сүз супермаркетларның “серләре” турында.
Товарның җитештерелү вакыты
Супермаркет киштәләрендә искергән, сату вакыты чыккан товар очрату гадәти күренеш булуы мәгълүм. Гәрчә, кагыйдә буенча андый товар сату залында булмаска тиеш. Ләкин бу теориядә. Асылда исә сатучылар иске товарны – алгарак, күренеп торган җиргә, ә яңаларын эчкәрәк урнаштыралар. Сатып алучы, вакытын әрәм итеп, киштәнең эченә үк үрелеп тормый, күренеп торганын ала. Гадәттә күпчелек товарның җитештерелү срогы чыгу вакытына игътибар да итми. Алданасыгыз килмәсә — берничә минут вакытыгызны кызганмагыз, азык-төлекнең җи­тештерелү вакытын карагыз.
Сыйфат
Вакуумлы упаковкага төрелгән ит һәм балык ризыкларын алганда аеруча сак булыгыз. Бу очракта этикеткадагы датага да ышанмаска кирәк, чөнки анда эшләнү түгел, ә төрү вакыты күрсәтелә. Мондый товарны берничә тапкыр төрергә дә мөмкиннәр. Гадәттә, целлофанга исләнә башлаган балык яисә ит ризыкларын төрәләр — упаковка аша исне сизеп булмый. Әгәр өйгә кайткач, товарның исләнгән икәне беленсә, кире кибеткә китереп тапшырыгыз. Сатып алу турында чегы бар икән, сезгә аның акчасын кайтарырга яки товарны алыштырып бирергә тиешләр. Иң яхшысы — целлофанга төрелгән ризык алмагыз. Шул ук балык яки итнең үлчәүлесен алырга мөмкин. “Алдакчы” упаковкага төрелгән азык-төлек алмагыз. Кәрзингә салганчы товарны яхшылап карагыз. Эшләнү һәм срогы чыгу вакыты турында мәгълүмат күрсәтелмәгән, яки бу саннар ачык күренмәгән товар сатып алып сәламәтлегегезне куркыныч астына куймагыз.
Ике этикетка
Яңа этикетка ябыштырып упаковкасы бозылган яки башка җитешсезлеге булган товарны да саталар. Бер товарда берничә этикетка булу — сезнең өчен “мине алма!” дигән кисәтүне аңлатырга тиеш. Икенче этикетка ябыштырылуын товарны контроль үлчәүгә куеп белергә мөмкин. Авырлыгын киметеп сату Әйе, супермаркетта да, базардагы кебек үк, киметеп сату бар. Кызык өчен генә төреп куелган кәнфит-печеньены, яки мандарин-алмаларны контроль үлчәүгә куеп карагыз. 30-50 грамм җитмәячәк...
Ярымфабрикатлар
Белгечләр супермаркеттан салат, фарш һәм башка әзер азык алмаска киңәш итә. Күп очракта алар искергән, озак яткан товардан эшләнә.
Киселгән ризыклар
Хәзер күп кенә кибет киштәләрендә телемнәргә туралган колбаса, сыр сатыла. Тик аларны сатып алырга ашыкмагыз. Ник? Чөнки, алар кыйммәтрәк тора. Алай гына да түгел, алар сәламәтлек өчен дә куркыныч ризыкка әверелә ала. Мәсәлән, санитария нормалары буенча, пычакны кулланган саен яхшылап юарга кирәк. Әмма бу таләпнең үтәлешен без тикшерә алмыйбыз. Галимнәр фикеренчә, юылмаган пычакта 3-4 сәгатьтән куркыныч бактерияләр барлыкка килеп, үрчи башлыйлар икән, алар ризыкка да күчә.
Балык
Балыкны вакытында сатмасаң, ул бик тиз сыйфатын югалта, аны алганда алданмагыз: * балыкны сатып алганда аңа ябыштырыл­ган этикеткага гына ышанмагыз, искесен кубарып, яңасын ябыштыру берни тормый; * балык филе яки кисәкләр белән сатыл­ганда, очсызны кыйммәтле балык итеп сатулары мөмкин, бөтен балык алырга тырышыгыз, ул вакытта алдану очрагы кими; * туңдырылган балык сатылмыйча калса, аны җебетеп суытылган итеп тәкъдим итәләр, инде дә сатылмаса, яңадан туңдыралар һәм шулай берничә тапкыр кабатланырга мөмкин; * бозыла башлаган балыкның саңаклары соры төскә керә, исен лимон согы һәм уксус ярдәмендә бетерәләр һәм лайласын алалар; * балыкның күзләре тонык икән, димәк ул озак яткан; бозыла башлаган балыкны күп итеп тәмләткечләр салып маринадлыйлар яки шашлык итеп пешереп саталар.
Сөт продукциясе һәм йомырка
Сөт ризыкларын алганда кабында язылган куллану вакытын гына түгел, ясалган вакытын да карагыз. Ризыкның саклану көне аз икән, димәк, анда консервантлар да аз була. Йомырка салынган контейнерны ачып карагыз. Йомыркалар ватылмаган булсын. Яңа йомыркаларның кабыгы тонык төстә була. “Югары” яки СО категория йомыркалар эре була, ә аларны салган тавыклар яхшы шартларда тәрбияләнә дигән сүз. Эремчекнең суы акмаска һәм төргәге бозылмаган булырга тиеш. Сыр һәм акмай төргәген җентекләп укыгыз. Җитештерүчеләр арзан ингредиентлар кулланганда, сыр – “сыр продуктына”, ә май “май спредына” әверелә. Мондыйларны алмаска кирәк.
Акцияләр
Очсыз бәягә сату һәм башка төрле акцияләр — игътибарсыз сатып алучы өчен “капкан”. Очсыз хакка бер урынына ике товар сатып алып сезнең отуыгыз икеле, ә супермаркетның товар әйләнеше арта. Гадәттә шулай итеп срогы чыккан, искергән товар саталар. Супермаркетның ишек төбендә мөлаем кызлар бер килограмм мандарин алсаң, бер шешә аракы тәкъдим итә. Сез шатланып аласыз. Ә “бушлай” дип аталган “бүләк” бәясе товар хакына кергән бит инде ул. Шулай булгач, “бушка” күзегез кызганчы, җиде кат уйлагыз.
“Хәйләкәр” чек
Чегыгызны алырга онытмагыз һәм югалтмагыз! Ул — сатып алучы өчен төп документ. Бары тик аның белән генә срогы чыккан яисә бозылган товарны алмаштыра яки кире тапшыра аласыз. Аның белән кассирның исәпләүләрен дә тикшерергә мөмкин. Электрон касса аппараты ялгышмый, ә кассир? Кассир товарның кодын компьютерга кулдан керткән очракта игътибарлы булыгыз — ул шушындый ук товарның кыйммәтрәгенең хакын куюы мөмкин. Моны бик күп әйбер алганда сизми дә каласың. Еш кына сәүдә залындагы бәя белән товарның үз хакы арасында аерма була. Әгәр кассирга дәгъва белдерсәгез, ул этикеткаларын алмаштырып өлгермәдек дип җавап бирәчәк. Бу сезнең эшегез түгел, сезгә товарны этикеткада күрсәтелгән хакка сатарга тиешләр.
Икмәк киштәсенә җиткәнче
Ни өчен кибеттә яңа пешкән икмәк исе килүе, киштәдән сырның “елмаеп карап торуы” турында уйлап караганыгыз бармы? Ни өчен сез, сөт алырга дип кереп кибеттән тагын әллә күпме азык-төлек сатып аласыз? Товар әйләнешен үстерү – ул үзе бер фән икән. Сатып алучыны җәлеп итүнең кайбер алымнары турында язып үтәбез. Супермаркетка керүнең беренче минутларында кеше, гадәттә, әйбер алучан, дип билгели белгечләр. Кыйммәтрәк товарлар кергән урынга урнаштырыла. Икмәк, сөт һәм башка көндәлек иң кирәк товарлар касса янындарак була. Бу кеше кибеткә кереп икмәк яки сөткә барып җиткәнче башка әйберләргә кызыксын өчен шулай эшләнә. Хатын-кызлар әйберне уйлап тормыйчарак, алдан планлаштырмыйча алучан. Бер кап чәй һәм май алырга кергәндә арба этеп йөрмәгез, аның өчен кәрзин дә җитә. Кешенең психологиясе шундый: арбада яткан “мескен” бер кап май янына тагын да әйбер алып саласы килә. Шулай итеп кирәкмәгән товарлар алына. Мөмкинлек булса, супермаркетка балаларыгыз белән бергә кермәгез. Баланың андагы сый-нигъмәттән күзләре камаша, ул аяк тибеп әле тегесен, әле монысын сорый, буе җиткән кәнфитләрне алып кесәсенә сала. Ә касса янындагы киштәләр нәкъ аның буе җитәрлек биеклектә урнашкан...
Читайте нас