Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер, диләр безнең халыкта. Менә бер тамада, чираттагы бәйрәмне үткәрергә барганда, аннан исән кайтмаячагын күз алдына да китерә алмагандыр.
Бу аянычлы хәл Волгоград шәһәрендә шушы көннәрдә булган. Банкет үткәргән вакытта тамада җан тәслим кылган.
Әлеге вакытта Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе хезмәткәрләре әлеге кызганыч вакыйганы тикшерә.
Мәрхүмә ханымга 44 яшь булган. Үләсе көнне ул бер ресторанда туган көн үткәрү белән шөгыльләнгән.
Ресторанда барлык санитар таләпләр дә тиешле югарылыкта булган: кунаклар социаль дистанция саклап утырганнар, һәр кешенең тән температурасы үлчәнгән.
Банкет барышында кинәт кенә тамаданың хәле начарланган. Кунаклар аңа "Ашыгыч ярдәм" чакырткан, табиблар тиз арада килеп җиткән, әмма барыбер ханымны коткарып кала алмаганнар, дәваханәгә алып барганда ул вафат булган.
Хәзер шәһәрдә яшәүчеләр үлгән тамадага ярдәм йөзеннән акча җыю оештырган. Билгеле булуынча, аның ике кечкенә баласы бар.
Фото: gorobzor.ru