Уфа полициясенә 35 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән.
Ул Миңнегали Гобәйдуллин урамындагы йорттагы үз бүлмәсен кызларга арендага биргән булган, чөнки үзе вахта ысулы белән эшли.
Бервакыт ул фатирчыларны тикшерергә була һәм анда кызлардан башка таныш булмаган ир-ат та яшәгәнен күрә. Алар арасында низаг килеп чыга. Чакырылмаган кунак фатир хуҗасын кыйнаган, аның телефонын һәм акчаларын тартып алган.
Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокукк сакчылары җинаятьчене оператив рәвештә тоткарлаган. Ул элек хөкем ителгән 32 яшьлек уфалы булып чыккан. Ул гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше кузгатылган.
Арабызда кемнәр генә юк. Уяулыкны онытырга ярамый шул.