Дәүләт мөлкәтенә зыян салдынмы - җавап бир!
23 гыйнварда Уфа - Бөре - Яңавыл юлында берәү аңлы рәвештә «Арена» фототеркәү камерасына зыян салган, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәгән булган, шуннан соң юлчы качкан.
Борай районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан алып барылган тикшеренү эшләре нәтиҗәсендә гаепле кешенең Борай районында туып-үскән булуы ачыкланган.
3 мартта Башкортстан Республикасының Борай районы буенча мировой суды, тапшырылган материалларны карап, гражданны дәүләт милкенә аңлы рәвештә зыян салуда гаепле дип таныган һәм административ җаваплылыкка җәлеп иткән.
Штрафтан тыш, гаепле кешегә кыйммәт милекне тергезү дә йөкләнәчәк.
Фото:zab.ru