Үткән елда Башкортстанның төп туристик урыны — Шүлгәнташ мәгарәсенә килүчеләр саны, 2019 елдагы белән чагыштырганда, 17 процентка арткан һәм 60 мең кеше тәшкил иткән.
Бу хакта ”Башинформ” мәгълүмат агентлыгына музей-тыюлык директоры Фәүзил Маликов хәбәр иткән. "Һәм бу - май-июнь айларында туристлык эшчәнлегенең туктатылган булуына карамастан", — дип билгели ул.
Туризм агымына мониторинг 2014 елдан бирле алып барыла һәм ул ел саен уртача 7 процентка арткан. Музей комплексы бинасын файдалануга тапшырганнан соң (агымдагы елның июнь аенда көтелә, 2018 елда башланган; бюджеты - 500 миллион сум) туристлар агымы үсеше беренче ике ел дәвамында 30-40 процентка артыр дип көтелә, ә биш елдан 150 мең туристны җәлеп итәргә өметләнәләр.
Бинаны төзү белән бер үк вакытта аны тулыландыру буенча эш алып барылган. Музей өчен мәгарәнең 3D-моделе булдырыла, аны француз белгечләре эшли. Бу оригиналь дизайн өчен генә түгел, мәгарә күпмедер вакытка ябылган очракта да кирәк. Моны объектны саклау максатында галимнәр таләп итә.
"Туристларны җәлеп итү өчен тиешле инфраструктура кирәк. Бездә генераль үсеш планы эшләнде, май ахырында ул Республика йортында тәкъдим ителәчәк. Кунакханә, глэмпинг, сәүдә нокталары төзү өчен инвесторлар эзләүне игълан итәчәкбез. Басма һәм сувенир продукциясе өчен брендбук эшләнгән, тиздән аны куллана башлыйбыз", - ди музей директоры.
Тыюлык территориясендә төзелеш эшләре тыелганлыктан, комплекс өчен аның янәшәсендәге участок бүлеп бирелгән. Былтыр музейның төп туристик проблемаларының берсе хәл ителде: трассадан билгеләнгән урынга кадәр юл төзелде.