Красноярскида Үзәк хәрби округның хәрби комиссариатлары арасында җыеннар узды.
2020 ел йомгаклары буенча Башкортстан Үзәк хәрби округ составына керүче Русия Федерациясенең 29 субъекты арасында гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча иң яхшы күрсәткечләргә иреште. Төбәкнең хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевичка округ штабының оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы, генерал-майор Александр Линьков Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие, генерал-полковник Александр Лапин исеменнән кубок һәм грамота тапшырды.
Узган елда Башкортстан Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә 9 меңнән артык егетне озаткан. Шул ук вакытта 2000нән артык кеше сигез хәрби эшелон белән җибәрелгән, аларның бишесе турыдан-туры Уфада формалашкан, ә 900гә якын егет хәрби-транспорт һәм гражданнар авиациясе самолетлары белән озатылган.
Нәтиҗәдә, төбәк ил Президенты Владимир Путин куйган бурычны уңышлы хәл иткән, чакырылыш буенча планны үтәгән.
Агымдагы елның март-апрель айларында Республика хәрби хезмәткә чакыру буенча Русиянең иң яхшы төбәкләрен билгеләячәк Үзәк конкурс комиссиясен сайлап алуда катнашачак.
Фото: Башинформ