Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында хәбәр ителә.
Ел саен үткәрелә торган конкурс «Башкортстанда кулланучылар хокукларын яклау турында» дәүләт программасы кысаларында дүртенче ел уңышлы тормышка ашырыла.
«Әлеге программа кысаларында барлыгы 4,5 миллион сумнан артык субсидия бүлеп бирелде. Моннан тыш, ел саен җәмәгать оешмалары өчен Башкортстан Башлыгының һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгының грантларына конкурслар уткәрелә, — дип билгели республиканың сәүдә һәм хезмәтләндерү министрының беренче урынбасары Азат Әскаров. — Сәүдә министрлыгы тарафыннан мәгълүмати һәм методик ярдәм күрсәтелә, Иҗтимагый палатаның ресурс үзәге белән берлектә семинарлар үткәрелә».
Быел жюри барлыгы биш номинация буенча Башкортстанның сигез коммерциягә нигезләнмәгән оешмасыннан 20дән артык конкурс материалын караган.
«Кулланучылар хокукларын судка кадәр һөнәри яклау» номинациясендә беренче урынга "Уфасити.ми” оешмасы лаек дип табылган.
«Мәгълүмати-агарту эшчәнлеге» номинациясендә «Правда»төбәк иҗтимагый оешмасы җиңүгә ирешкән.
"Кулланучылар хокукларын һөнәри суд яклавы" номинациясендә беренче урын «Форт-Юст» төбәк иҗтимагый оешмасына бирелгән.
«Социаль юнәлешле иҗтимагый эшчәнлек» һәм «Елның иҗтимагый контролеры» номинацияләрендә беренче урынны Октябрьскийдан «Кулланучылар хокукларын яклау» оешмасы алган.