+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Марта 2021, 09:30

Музейда “Тәмле” дәресе узды

Сибай тарих-туган якны өйрәнү музеенда, “Аманат” агинәйләр клубы белән берлектә, башкорт милли кухнясына багышланган “Тәмле” музей дәресе узды

Сибай тарих-туган якны өйрәнү музеенда, “Аманат” агинәйләр клубы белән берлектә, башкорт милли кухнясына багышланган “Тәмле” музей дәресе узды.

Чарада мактаулы кунаклар - җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе урынбасары, “Агинәйләр” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе, “Киске Өфө” гәзитенең баш мөхәррире Гөлфия Яныбаева, драматург Сәрвәр Сурина, журналист Таңсылу Гайнуллина катнаштылар.

Чарага БашДУның Сибай институтының педагогия факультеты студентлары, бу югары уку йорты укытучылары чакырылган иде.

Агинәйләр студентларга милли ризыкларның һәм эчемлекләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләде, онытылган башкорт ризыкларын, аларны ясау технологияләрен күрсәтте.

Фото: sibay.bashkortostan.ru
Читайте нас