+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 март 2021, 15:10

Радий Хәбиров Росстат җитәкчесе Павел Малков белән очрашты

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) җитәкчесе Павел Малков белән очрашты.

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) җитәкчесе Павел Малков белән очрашты.
Яклар төбәкнең икътисади хәле турында мәгълүматларны эшкәртүне камилләштерү һәм тәкъдим итү, шулай ук масштаблы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Республика җитәкчесе төбәк үсеше факторы буларак актуаль һәм объектив мәгълүматның мөһимлеген ассызыклады һәм якындагы перспективада уртак эшнең төп бурычларын билгеләде.
- Бездә Росстат белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнашты. Бер генә стратегик мөһим карар да сез формалаштыра торган аналитикага таянмыйча кабул ителми, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Быел төбәкләр өчен иң мөһим бурыч - Бөтенрусия халык санын алуны югары дәрәҗәдә уздыру. Бу проектны уңышлы гамәлгә ашыру шулай ук күбесенчә безнең эшнең нәтиҗәлелегенә бәйле булачак.
Башкортстан Башлыгы, Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча төбәктә республика белән идарә итү үзәге эшен җайга салды, ул социаль-икътисади үсешнең барлык юнәлешләре буенча зур мәгълүмат агымнарын оператив рәвештә эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас