Моңа кайчан күчәбез соң?
Дүрт көнлек эш атнасына күчү - котылгысыз процесс. Һәм ул якын елларда башланачак. Бу хакта Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Сергей Востриков белдерде, дип яза "Москва" агентлыгы.
«Без, нигездә, дүрт көнлек эш атнасына иртәме-соңмы күчәрбез дигән фикергә килдек, һәм бу безнең илгә генә түгел, бөтен дөньяга кагылачак», — дип белдерде депутат.
Бу юнәлештәге эшләрнең эзлеклелеге билгеләнмәгән. Күчеш этаплап булыр дип тә сөйлиләр. Башта дүрт көнлек эшкә хатын-кызлар гына күчәчәк, ә һөнәрләрнең бер өлеше элекке эш форматында калачак дигән вариант та бар.
“Егерменче еллар ахырына кадәр дүрт көнлек эш атнасына күчү мәсьәләсендә шигем юк ", — дип өстәде Востриков.
Депутат фикеренчә, дүрт көнлек эш атнасына күчкәндә русиялеләрнең хезмәт хакы дәрәҗәсен саклап калу мөһим фактор булып тора. Әмма парламентарий күчү процессының ни рәвешле башкарылачагын ачыклап бетермәгән. Дөньядагы хезмәт базарының торышы, эшче көчләрнең заман технологияләре кулланышка керү аркасында азат ителүе дүрт көнлек эш атнасына күчүгә этәргеч бирә. Бу хакта беренче тапкыр Русиядә элекке Президент Дмитрий Медведев белдергән иде.
Фото:apcmed.ru