Башкортстан Тикшерү комитеты Уфа районы хакимияте башлыгы урынбасарына каршы җинаять эше кузгаткан. Түрәне вазыйфаларыннан үз мәнфәгатендә файдалануда гаеплиләр.
Уфа районы хакимияте башлыгы урынбасары, 32 яшьлек Виген Азизянны вазыйфаларыннан усал нияттә файдалануда гаеплиләр. Бу хакта хокук саклау органнары хәбәр итте. Тикшерүчеләр дәүләт хезмәткәренә карата җинаять эше кузгаткан.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, шикләнелүче, 2019-20 елларда Уфа районының Хуҗалык идарәсе директоры буларак, оригиналь частьләр белән тәэмин итү зарурлыгы турындагы дәүләт сатып алулары таләпләрен бозуга карамастан, «Автолайф 102» компаниясе белән автомобильләргә диагностика, техник хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт ясау турында 1,8 миллион сумга якын суммалык килешүләр төзегән. Элек бу оешмада ул директор булган, эштән киткәннән соң фирма аның танышларына рәсмиләштерелгән, ә ул анда, дәүләт хезмәткәре булса да, үзе җитәкчелек иткән.
Виген Азизян муниципалитет бюджетына 1,2 миллион сумнан артык зыян китергән, - дип шәрехли тикшерүчеләр.
Фото: Vigen Azizyan / Facebook.com