Коточкыч үлемгә дучар булган 33 яшьлек адвокат Александр Елисеевның якыннары бу хакта фикерләрен белдерә.
"Якыннарыгыз белән үткәргән һәр мизгелнең кадерен белегез. Кызганычка каршы, бөтен яңалыклар тасмасында сүз барган бу коточкыч хәбәр минем ирем турында", — дип хәбәр итте Александрның хатыны Анастасия социаль челтәрләрдә.
Билгеле булуынча, әтиләренең үлеме турында аның ике баласына хәбәр иткәннәр.
Мәрхүм юрист Александр Елисеевны иртәгә җир куенына тапшырачаклар, аның хатыны шушы мәшәкатьләр белән йөри, балаларын әнисе һәм бианасы карый.
Елисеевның әнисе фикеренчә, үтерүдә шикләнелүче Станислав Яшинга карата ул югары гаделлеккә генә исәп тота ала. "Мин берни дә әйтә алмыйм. Ходай аңа хөкемдар", - дип белдергән ул.
Фото: evarfoto / instagram.com