+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 март 2021, 12:42

Ковидка каршы вакцина белән бергә чип кертергә мөмкиннәрме?

18 гыйнвардан илебездә коронавирус инфекциясенә каршы иммунлаштыру кампаниясе башланды. Вакцина ясатырга теләүчеләр белән беррәттән, халык арасында төрле коткы таратучылар да җитәрлек. Шундый имеш-мимешләрнең берсен - "вакцина кадаганда кеше тәненә махсус чип кертәләр икән" дигәнен - ишетмәгән кеше хәзер сирәктер инде. Әлеге уңайдан генетик Зөлфия Вафина аңлатма биргән.

Вакцина кадаганда, укол белән кешегә чип кертеп булмый, дип белдергән ут күршебез Татарстанның баш генетигы Зөлфия Вафина.

Социаль челтәрләрдә шул рәвешле чип кертелүе хакында нинди генә хәбәрләр йөрми, тик алар берсе дә дөреслеккә якын да килми, дигән белгеч.

"ДНК-чип" дигән нәрсә бар, ул медицинада кулланыла. Ул бер рәткә тезелгән ДНК молекулаларыннан, икенче төрле итеп әйткәндә, ДНК-зондлардан тора, - дигән генетик. - Әмма алар махсус платформада - каты өслектә җыела. Инъекция, ягъни укол белән адәм баласы тәненә кертеп була торган чиплар әлегә юк, шуңа күрә иммунлаштыру вакытында кешене берничек тә чиплаштырып булмый".

Төрле уйдырмалар таратучыларга ышанмыйк, дуслар, белгечләр сүзенә колак салыйк!

Фото: ria.ru
Читайте нас