+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 март 2021, 04:14

Машинаңны сервиска керт, 110 мең сум түлә дә...

Акчаң да, машинаң да, аны төзәтергә тиешле кешеләр дә юкка чыксын инде!..

Акчаң да, машинаң да, аны төзәтергә тиешле кешеләр дә юкка чыксын инде!..

Уфада яшәүче Альберт Габдуллин үз машинасын автосервистан ала алмый. Ул, автомобилен осталарга тапшырып, аларга машина ачкычларын да калдырган. Моннан тыш, хезмәт өчен 110 мең сум акча түләгән. Әмма күпмедер вакыттан соң хезмәткәрләр элемтәгә чыгудан туктаган, ә сервис капкалары бөтенләй йозакка ябылган.

Анда мәгълүмат такталары юк, ә эчкә эләгеп булмый. Альберт, автосервис хезмәткәрләре кая булган, дип баш вата. Ир үзенең чия төсендәге «Ауди А4» автомобилен узган елның декабрь азагында ремонт ясау осталарына калдырган. Эш вакытын 20 көн дип билгеләгәннәр. Автоны кабул иткән хезмәткәр даими элемтәдә тора.

"Телефон аша сөйләшүләр барышында ул миңа билгеле бер үзгәрешләр булуын аңлатты, чөнки без Яңа елга кадәр нинди дә булса запас частьләргә заказ бирергә өлгермәдек, диде. Шуңа бәйле рәвештә, без гыйнвар, февраль айларында шалтыраттык. Тик март аенда ул элемтәгә чыгудан туктады. Шуннан соң мин әлеге автосервиска килергә булдым һәм ябык капкалар алдында калдым", - ди машина хуҗасы.

Бәхеткә, аның атомобиле шунда ук, әмма калын кар катламы астында тора. Ләкин хуҗасы аны ачып керә алмый, чөнки ачкычы юк.

Менә калдырсаң калдыр машинаңны сервиста!

Фото: "БСТ"


Читайте нас