+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 март 2021, 15:39

Язгы ташкынга әзербезме?

Хәйбулла районында язгы ташуга әзерлек буенча беренче күнекмәләр узды.

Хәйбулла районында язгы ташуга әзерлек буенча беренче күнекмәләр узды.

Күнекмә барышында элемтә чараларын, гидромеханика җиһазларын, резерв электростанциясен, хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелде, гадәттән тыш хәл үсешенең ихтимал булган сценарийлары каралды, барлык хезмәтләр белән хезмәттәшлек схемалары һәм начар хәл-шартлар килеп туган очракта авария хәлләрен локальләштерүгә һәм бетерүгә шәхси составның тиз җавап бирү күнекмәләре эшләнде. Шулай ук, барлык кирәкле җиһазларның булу-булмавы һәм төзеклеге буенча техниканы карау булды.

Күнекмәләр барышында куелган бурычлар тулысынча үтәлде, персонал ныклы белем һәм ышанычлы гамәлләр күрсәтте. Чарада катнашучылар билгеләп үткәнчә, ташкынны аварияләрсез үткәреп җибәрү өчен әзерлек эшләре дәвам итәчәк.

- Ташкынны уңышлы үткәрү өчен гидроузелны эксплуатацияләүгә әзерләү иң җаваплы бкрыч булып тора. Гидроузелның барлык корылмалары да алдан әзерләнергә тиеш. Көз һәм яз айларында, язгы ташу башланганчы 2-3 атна кала, корылмалар җентекләп каралырга һәм барлык кимчелекләр бетерелгән булырга тиеш. Сусаклагычлар эре елгаларда су басу куркынычын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, зур күләмдә су запасы туплана, аны киләсе язга кадәр кулланырга булачак, – дип сөйләде Башкортстанның Гидротехник корылмаларны эксплуатацияләү идарәсе директоры Сергей Вейденбах.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас