+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 март 2021, 04:40

Фотохәбәрче Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан

Хөрмәтле дуслар, Совет чорын искә алыйк әле. Сезнең игътибарга Дүртөйле районында төшерелгән бер үзенчәлекле фотосурәтне тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле дуслар, Совет чорын искә алыйк әле. Сезнең игътибарга Дүртөйле районында төшерелгән бер үзенчәлекле фотосурәтне тәкъдим итәбез.

“Гөлсем Шәрипова, Гомәр Госманов, Нәҗип Юнысов һәм Гаффан Госманов - Бөек Ватан сугышында катнашучылар.

Немец-фашист илбасарларын тар-мар итеп, җиңү яулагач, алар Дүртөйле районының “Әсән” колхозына кайтып хуҗалыкны аякка бастыруда тырышып эшли башладылар. Хәзер пенсиядә булуга карамасатан, ветераннарны язгы кыр эшләре чорында басуларда, җәй көне мал азыгы хәзерләүдә күрергә мөмкин.

Рәсемдә: (сулдан уңга) сугыш һәм хезмәт ветераннары Гөлсем Шәрипова, Гомәр Госманов, Нәҗип Юнысов һәм Гаффан Госманов”, дип яза “Кызыл таң” гәзите 1979 елның 12 маенда.

Әгъләм Зараев фотосы.
Читайте нас